Ләлә Рәис кызы Мортазина,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 подъезд,

lyalyamur@mail.ru

 

Мәкаләдә татар педагогикасы һәм мәгариф тарихын тикшерүдә иң төп юнәлешләрнең берсе булган педагогик фикер үсешен өйрәнү мәсьәләсе карала. Проблеманың өйрәнелеш тарихы, теоретик һәм методологик нигезләре ачыклана, хәзерге торышына анализ ясала, татар педагогик фикерен барлауда төп чыганаклар билгеләнә. Мәгариф үсешендә мәдәниятара бәйләнешләрнең, исламның тоткан ролен ачыклауга омтылыш ясала. Педагогик фикерне өйрәнүнең иң мөһим ысулларыннан берсе буларак «Татар педагогик фикере антологиясе»н төзү тәҗрибәсе бәяләнә. Антология кысаларында төрле чорларда педагогик фикер үсешендәге үзенчәлекләрне чагылдыру мөмкинлеге күзаллана. Төрле халыкларда моңа кадәр дөнья күргән педагогик фикер антологияләренә анализ ясалып, «Татар педагогик фикере антологиясен» төзү барышында алардан файдалану мөмкинлеге ачыклана. Автор тарафыннан татар педагогик фикерен өйрәнүнең перспектив юнәлешләре билгеләнә.

 

Төп төшенчәләр: татар педагогик фикере, Антология, Татар мәгарифе, педагогик мирас, халык педагогикасы, педагогик киңлек, мәдәниятара бәйләнешләр, яңа исемнәр.

 

Мәкалә (тулы версия)