Михаил Константинович Яо,

Юлиана Геннадьевна Еманова,

Расыйх Фарук улы Сәләхов,

Казан федераль университеты,

Россия, 420021, Казан ш., Татарстан ур, 2 нче йорт,

yao@mail.ru, emanova@mail.ru, rasih@mail.ru

 

Мәкаләдә татар сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгатенең милли үзенчәлеге турында автор концепциясе тәкъдим ителә. Татарстанның сәнгать үзенчәлекләрен билгеләүдә Европа илләрендәге христиан һәм мөселман сынлы сәнгатен эстетик күзаллау нигезләренә таянып эш ителде. Авторлар фикеренчә, сәнгатьтәге миллилек, тематика, сюжет сызыкларының үзенчәлеге белән генә чикләнеп калмыйча, үзенә бер төрле мөстәкыйль үсешкә ия булып, сәнгати төзелеш тудыра. Татар рәссамнары Х.Якупов һәм И.Зарипов иҗатларын чагыштырып анализ ясау мисалында аларның бер мәдәнияткә караган эчке стилистик уртаклыкка ия булуы ачыклана, бу исә милли сәнгатьтә сәнгатьчә образ формалашуның һәм гәүдәләнешенең принциплар тирәнлеген раслый.

 

Төп төшенчәләр: образлы милли фикерләү, милли сәнгать, татар сынлы сәнгате, мөселман сәнгате, христиан сәнгате, сынлы сәнгать, визуаль сәнгати образ, декоратив-гамәли сәнгать.

 

Мәкалә (тулы версия)