Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина,
Казан федераль университеты,
Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18,
ermakeev@mail.ru
Мәкаләдә хәзерге глобальләшү шартларында, халыклар тормышында тискәре тенденцияләрактивлаша барган чорда Татарстан Республикасы сынлы сәнгатендә мәдәнияттәге адаптив, саклагыч «механизмнар»ның алдынгы юнәлешләре формалашу роле тикшерелә. Глобальләштерү һәм яңарыш чорының каршылыклы яклары сәнгатьнең эчтәлегендә һәм «теле»ндә чагылу рәвеше татавангард рәссамнары иҗаты мисалында күрсәтелә. Төп игьтибар татар сәнгатенең иҗтимагый-социаль эчтәлегенә юнәлтелә. Эмпирик материал проблемалы-тематик билгеләргә нигезләнеп системалаштырыла. Татавангард мәдәниятнең «урталык зона» компоненты буларак тикшерелә.
Төп төшенчәләр: Татарстан Республикасы, сынлы сәнгать, татавангард, мәдәниятнең «урталык зона» компоненты, архетип, мотив.