Фаяз Шәрип улы Хуҗин,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,

Россия, 420014, Казан ш., Кремль, 5 подъезд,

khuzinfayaz@mail.ru

 

Айрат Габит улы Ситдыйков,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

sitdikov_a@mail.ru

 

Мәкаләдә ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан 1994–2005 нче елларда Кремль территориясендә һәм 2000 нче елдан хәзерге вакытка кадәр шәһәрнең посад өлешендә казу эшләре алып барган археологик экспедиция материалларына таянып, урта гасыр чорындагы Казанны (XI – XVI гасырның беренче яртысы) тикшерү нәтиҗәләре бирелә. Археологик истәлек буларак, Казанның уникальлеге Х гасыр ахырыннан алып XI гасыр башына кадәр өзлексез үсеш тарихына ия булган Болгар шәһәрләренең сирәк рәтенә керүеннән гыйбарәт. Кызганычка каршы, чыганаклар җитәрлек булмау сәбәпле, шәһәрнең башлангыч тарихы күп еллар дәвамында аз өйрәнелә. Төрле белгеч галимнәрнең соңгы ике дистә елда максатчан тикшеренүләре чыганак белеме өлкәсендә һәм урта гасыр Казаны тарихында вәзгыятьне тамырдан үзгәртә. Чыганакларга комплекслы анализ ясау (археологик, язма, нумизматик, эпиграфик, фольклор и картографик) иң беренче чиратта калага нигез салыну вакытына һәм беренчел урнашуның социаль статусын билгеләүгә бәйле күп кенә бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итте, шулай ук гомуми рәвештә шәһәрнең территориаль үсеш динамикасын күзәтергә, аның топографик структурасын торгызырга һәм XI – XVI гасырның беренче яртысында халыкның хуҗалык тормышы үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирде. Элекке хезмәтләрдә төп игътибар Казанның сәүдә ноктасы буларак барлыкка килү һәм Идел буе Болгар дәүләтенең төньяк перифериясендәге хәрби корылма төзелү вакытын нигезләүгә бирелә иде. Әлеге мәкаләдә исә җентекле рәвештә шәһәр тарихындагы Алтын Урда (XIII гасырның икенче яртысы – XV гасырның беренче яртысы) һәм ханлык чорлары (1445-1552 нче еллар) карала.

2005 нче елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы истәлекләре исемлегенә кергән элекке Казанның истәлекләрен фәнни тикшеренүләрнең сизелерлек активлашуы шәһәрнең тарихи үзәген фәнни яктан нигезләнгән төзекләндерү эшләрен гамәлгә кую максатына һәм казу процессында табылган корылмаларны халыкара туризм объектлары буларак куллануга юнәлтелгән шәһәрнең тарихи йөзен саклап төзекләндерү эшләрен үткәрүгә бәйле.

 

Төп төшенчәләр: Казан шәһәре, монголларга кадәрге чор, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы башкаласы, тарихи топография, күпләп йортлар салу, хуҗалык тормышы.

 

Мәкалә (тулы версия)