Салават Мидхәт улы Исхаков,

РФА Россия тарихы институты,

Россия, 117036, Мәскәү ш., Дмитрий Ульянов ур., 19,

rusrevref@mail.ru

 

Беренче Бөтендөнья сугышы шартларында Евразия мөселман халыклары, шул исәптән, татар халкы язмышына багышланган соңгы еллар тарихи әдәбияты күпсанлы фәнни хезмәтләр нигезендә мөселман дөньясына мөнәсәбәттә хәзерге геополитик һәм идеологик чолганышның эзләрен тирән һәм ачык чагылдырган репрезентатив чыганакларның зур әһәмиятен күрсәтте. Бу юнәлештәге хезмәтләр, кайберләре беренче карашка югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылса да, күбрәк пропаганда юнәлешендә язылган. Мәшһүр татар сәясәтчесе, танылган дәүләт эшлеклесе, дипломат Садри Максудиның Париж дөньякүләм конференциясенә чакырып язылган һәм беренче тапкыр дөнья күргән өндәмәсе (1920 нче ел) татар халкының әлеге конференциядә күтәргән төп таләпләренә ачык җавап бирә. Франциянең МИД архивында сакланган әлеге чыганакка анализ ясау бу конференциядә Европа Россиясе һәм Себердә яшәүче 10 млн. мөселманның вәкиле булган авторның иҗатын өйрәнү ягыннан да кызыклы. Конференциядән соң Парижда рус сәясәтчеләре белән үткәрелгән фәнни бәхәс С.Максудиның татар мәсьәләсе буенча карашларын күрсәтә.

 

Төп төшенчәләр: Беренче бөтендөнья сугышы, революция, Париж дөньякүләм конференциясе, Садри Максудов, мөселманнар, татарлар.

 

Мәкалә (тулы версия)