Илүсә Җәүдәт кызы Исмәгыйлова,

Рәиф Кадим улы Әмиров,

М.Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университеты,

Россия, 450000, Уфа ш., Октябрь революциясе ур., 3а,

ismagilova.ilyusa@mail.ru

 

Фоат Галимулла улы Галимуллин,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18,

aifiya_gali@rambler.ru

 

Мәкаләдә документаль язмалар, мемуарлар, аерым алганда, язучы хатларының, төрле чорларда әдәби үсеш барышындагы үзенчәлекләрне, язучының күңел халәтен, тышкы дөнья белән бәйләнешенең иҗатларында чагылышын өйрәнү өчен, алыштыргысыз чыганак булуы турында сүз бара. Бу төр әдәби ядкарьләрне өйрәнүгә булган карашлар, таләпләр искә төшерелә. Төп өлештә татар әдәбиятының күренекле шагыйре Хәсән Туфанның аеруча якын каләмдәшләре Г.Минскийга һәм С.Кудашка язган хатларының стиле, авторның күңелен бимазалаган мәсьәләләр, әлеге язмаларның әдәби әсәрләргә хас булган сыйфатларына игътибар ителә. Шул ук вакытта эпистоляр стильдә язылган әдәби әсәрләрнең дә үзенчәлекләре билгеләнә.

 

Төп төшенчәләр: мемуар әдәбият, эпистоляр стиль, хатлар, адресат, документальлек, сәнгатьлелек.

 

Мәкалә (тулы версия)