Хөсәен Барган,

Истанбул университеты, Тел мәркәзе,

Төркия, 34452, Истанбул ш., Баязит Фатыйх,

huseyinbargan@yahoo.com

 

Таһир Шәмсегали улы Гыйлаҗев,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18,

tgilazov@bk.ru

 

Мәкаләдә ХIХгасыр ахыры – ХХ гасыр башларында төрек-татар әдәби-мәдәни бәйләнешләре тикшерелә. Бу вакытта дистәләгән татар зыялылары Төркиянең данлыклы югары уку йортларында белем алалар һәм милли иҗтимагый-рухи тормышны яңарту юлларын өйрәнәләр. Аларның теләк-омтылышлары төрек дөньясының мәшһүр затларында яклау таба. Төркиянең мәшһүр әдибе, галим, философ, матбагачы һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Мидхәт исеме һәм аның киңкырлы эшчәнлеге Россиядәге Идел-Урал буе төрки-мөселман халыклары, шул исәптән татарлар өчен дә бик таныш һәм популяр була. Хезмәттә Ә.Мидхәт йогынтысы татар иҗтимагый, дини-фәлсәфи фикере, милли сүз сәнгатенең күтәрелеше, икътисади алгарыш яссылыкларында шәрехләнә. Ул милли яңарышта зур роль уйнаган Ф. Кәримине Төркиядә вакытта үз канаты астына ала һәм аның укымышлы, киңкырлы шәхес буларак формалашуына зур өлеш кертә. ХХ гасыр башында нәшер ителгән газета-журнал битләрендә Ә.Мидхәт шәхесе һәм эшчәнлеге турында мәкаләләр һәрдаим басыла. Бу юнәлештә Ф.Кәрими һәм Р.Фәхретдин аеруча актив эшли. Аларның, «Вакыт» (1906-1918), «Шура» (1908-1917) газета, журналларында басылган язмаларыннан тыш, монографик басмаларында да Ә.Мидхәткә югары бәя бирелә.

 

Төп төшенчәләр: Идел-Урал, мәдәни бәйләнешләр, госманлы әдәбияты, татар әдәбияты, вакытлы матбугат, шәркыятьче, әдәби әсәр, тәрҗемә.

 

Мәкалә (тулы версия)