Тәлгат Нәби улы Галиуллин,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

tatlit@mail.ru

 

Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileusсha@mail.ru

 

Татар халык шагыйре Г.Тукайның (1886-1913) ирекле тәрҗемәләрен эстетик интерференция ноктасыннан тикшерү мәкаләнең максаты булып тора. Бу хезмәттә Тукайның Көнбатыш Ауропа классикларыннан тәрҗемәләренең сәнгати үзенчәлекләре аерып чыгарыла. Гыйльми мәкаләдә Тукайның Шекспир, Байрон, Шиллер, Гете, Гейне шигырьләреннән рус теле аша тәкълидләренең татар укучыларын дөнья мәдәниятенең югары казанышлары белән таныштыруы һәм ХХ гасыр милли шигъриятен лирик геройның иҗтимагый тирәлек белән катлаулы бәйләнештәге рухи дөньясын гәүдәләндерүдә яңа мөмкинлекләр белән баетуы исбатлана.

 

Төп төшенчәләр: дөнья мәдәнияте, лиризм, милли поэзия, шигъри гүзәллек, әдәби процесс, татар әдәбияты, Габдулла Тукай, эстетик интерференция.

 

Мәкалә (тулы версия)