Эрҗан Алкая,

Фрат университеты,

Төркия, Элазыг ш., университет шәһәрчеге торагы Р-2, №:8,

ealkaya16@gmail.com.

 

Төрки телләр гаиләсенең кыпчак төркеменә кергән татар теле өч диалектка бүленә: урта, көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (Көнбатыш Себер) диалектлары. Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларның күпчелеген тәшкил иткән Казан татарларыннан кала икенче зур төркемне мишәр диалекты вәкилләре алып тора. Татар әдәби теленең нигезендә урта диалект ятса да, аның үсешендә мишәр диалекты һәм сөйләшләре мөһим урын били. Әдәби телдән бик ераклашмаган булса да, мишәр сөйләшләренең үзара якынлыгы, диалектка гына хас үзенчәлекләр һәм борынгы тел күренешләренең саклануы күзәтелә.

Бу мәкаләдә татар халкының формалашуында әһәмиятле роль уйнаган, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче мишәр диалекты вәкилләренең сөйләшләрендә очрый торган үзенчәлекләр карала. Борынгы төрки язма истәлекләр телендә теркәлгән -дачы кушымчасының бу төркем сөйләшләрдә сакланышы һәм куллану үзенчәлекләре тикшерелә.

 

Төп төшенчәләр: -дачы кушымчасы, татар теле, мишәр диалекты, төрки тел, борынгы төрки тел.

 

Мәкалә (тулы версия)