Венера Габделхак кызы Фәтхетдинова,
Казан федераль университеты,
420008, Россия, Казан ш., Кремлевская ур., 18,
favenera@mail.ru
Мәкалә атаклы галим, Казан университеты лингвистик мәктәбенең иң күренекле шәхесләреннән берсе Әнвәр Мәхмүт улы Ахунҗановның (1914-1986) фәнни мирасын өйрәнүгә багышлана. Аның хезмәтләре, лингвистик фикернең хәзерге тарихы күзлегеннән чыгып һәм татар тел гыйлеме үсешенә керткән өлеше яктылыгында анализлана. Мәкаләдә татар лексикологиясе һәм лексикографиясе, татар социолингвистикасы үсешендә һәм рус һәм татар телләренең морфологик төзелешен чагыштырып өйрәнүдә Ә.М.Ахунҗановның тикшеренүләре мөһим роль уйнавы билгеләнә. Галимнең телләр бәйләнеше, төрле системадагы телләрне чагыштырма-типологик һәм капма-каршы яссылыкта өйрәнүгә бәйле төп фикерләре хәзерге татар тел гыйлеме системасының нигезендә ята.
Төп төшенчәләр: Әнвәр Мәхмүт улы Ахунҗанов, татар лингвистикасы, телләр бәйләнеше, алынма, икетеллелек, контрастив грамматика, лексикография.