ТАТАР КЫЗЫНА   

 Син идең ул, шаулы мәйданнарда

 Халык өчен ирек даулаган!

 Аударырга күпләр тырышканда,

 Кыйбласында калган – аумаган!

   

Аяк чалган чакта милләттәшең,

Пычрак аткан чакта бүтәннәр,

Син идең ул, милли идеяне

Байрак итеп, өскә күтәргән!

   

Һәр тамчысы газиз йөрәк каның

Тамган мескен татар хакына.

Синең белән бергә атлаганнар

Карый күптән Мәскәү ягына...

   

 “Көрәшчеләр кирәк безгә!” диеп,

Лозунглар ату җиңел ул!...

Ирек даулау синең кулың белән –

Өскә менү өчен кулай юл...

   

Син китердең канлы учларыңда

Минтимергә сауләт* егәрен!

Белдең микән аның еллар узгач,

 “Кирәкмисең инде!” – диярен?!

   

Еллар узган...

Еллар юлда узган.

Кайда синең газиз Ватаның?

Кайда сине санлар көчле халык -

Данко* сыман җирдә ятасың!...

   

Теткәләнгән, ахры, йөрәгең дә...

Чәчләреңдә ак бәс – эреми...

Татарың да сиңа лаек түгел...

Үлеме ул?! Әллә... тереме?

   

Боекма тик, ГОРУР ТАТАР КЫЗЫ –

Аллаһ биргән йөкне тартуың..

Аякларың үбеп башын ия –

Бәхетсез бер бәхетең – татарың!..

_______________

Сауләт* - власть.

Данко сыман җирдә ятасың*... - укучылар хәтерлидер, Данко караңгы төндә күкрәгеннән йөрәген йолкып алып, маяк итеп күтәрә... Кешеләр яктыга чыккач, аның турында оныталар, Данко үзе җиргә егылып, тапталып кала... Кемдер аның әле ялкынланган йөрәге өстенә китереп баса, тирә-якка чаткылар чәчри... Далада караңгы төндә күренгән сәер чаткылар - Данко йөрәгеннән чыккан утлар ул.

   

   ***

Әби булсам...

Унсигездә кызлар шундый гүзәл:

Сызмаса да, кыйгач кашлары,

Зифа буе, толым-толым чәче...

Әйләнәдер егет башлары!

 

Утызда да матур әле алар,

Тулып пешкән чия шикелле.

Кулларында бала тибрәтәләр –

Шундый гүзәл, шундый сөйкемле!

 

Кырыкта да чибәр ханымнар бар,

Каян килә икән матурлык?

Ә илледә матур булу өчен

Кирәк, ахры, чиксез батырлык...

 

Исең китми усал җыерчыкка,

Күзләреңнән тамса бәхетең,

Шул буладыр алтмыш матурлыгы -

Каршы алу картлык сәгатен...

 

Әби булсам, матур булачакмын!

Шундый карар бирдем үземә.

“Әй, бәхетле булган тормышы” дип,

Соклансыннар карап йөземә...

 

***

Сәясәтче дуска*

Син.

Синдә мең төс.

Мең төрле хис. 

Мең хакыйкать синең сүзләрдә...

Син – падишаһ, синең алда хәтта

Дөнья гүзәлләре тезләнә!
 

Мин.

Мин бик төссез.

Кыяфәтсез.

Хакыйкатьтән качам йөгереп...

Минем янда – үзем кебекләр тик,

Шаһзадәләр йөрми тилереп...
 

Менә шундый моңсу гына финал.

Шундый бер сер безнең иңнәрдә.

Без – 

Язылмаган китап.

Башланмаган роман.

Сөйләнмәгән гайбәт телләрдә...
 

 

***

Миндә әле синең җылың калган –

Елмаюың калган күңелдә.

Хисләр генә, җавап табалмыйча,

Шигырь булып, җиргә түгелә...

 

Миндә - көзләр..

Синдә - язлар һаман.

Миндә - шәфәкъ, синдә - таң гына...

Әйтелмичә калган "Рәхмәт!" сүзе

Җаннан очам диеп талпына...
 

Юк!

Рәхмәт әйтмәм инде. Артык авыр,

Сиңа карап нидер әйтүе.

Шушы була микән мәхәббәтнең

Кулын болгап, бездән китүе?!
 

Тик нигә соң исемең ишетсәм дә,

Якты нурга дөнья күмелә?!.

...Миндә әле синең җылың калган –

Елмаюың калган күңелдә...

 

***

Айны алып бирер идем,

Айсыз калыр дөнья.

Кичке шәфәкъ ялкынында

Минем хисләр яна...

 

“Бердәнберем!” - диеп сине

Учларымда йөртәм.

Миңа булган карашларың

Нигә салкын, иркәм?

 

Безне өзелеп сөйгәннәрне

Яратмыйбыз. Беләм.

Яраттырыр өчен үзем

Бүген синнән китәм...

 

Сагынырсың әле берәр –

Яннарыңда булмам.

Айсыз калган дөнья гына

Күңелеңә тулган...

 

“Кайт!” диярсең, “Үп!”- диярсең,

Кул болгармын сиңа.

Күңел дулкыннары шулай

Бер шаулый да тына...

 

Меңнәр арасыннан эзләп

Тапканыңны аңлап,

Үзең эзләп килгәч кенә

Ачылырмын – ярат!

 

Шуңа кадәр юлым – ерак.

Айсыз булыр дөнья.

Күңел дулкыннары гына

Бер шаулый да тына...