Кемгә кирәк?

Синең кайгы-сагышларың

Кемгә кирәк?

Авыр чакларыңда кем соң

Булыр терәк?

 

Кирәк чакта кемнәр генә

Киңәш бирер?

Син авырып яткан чакта

Хәлең белер?

 

Түбәнлеккә төшеп бетсәң,

Ташлый бар да.

Кадерең була синең бары

Акчаң барда.

 

Йолдыз булып балкысаң син,

Әгәр күктә.

Утырсаң син матур,алтын,

Зур тәхеткә.

 

“Дусларың” да күбәяләр

Шулчак янда.

Тиңлиләр сине кояшка,

Якты айга.

 

Алырга тырыша һәркем,

Синнән файда.

Соң бу “дуслар” авыр чакта

Булды кайда?!

 

Көзге уйлар.

Алтын келәм буйлап атлап киләм,

Утлы миләшләрне күзәтеп.

Кызыл мәрҗән кебек тәлгәшләрне,

Ничек урап булсын читләтеп?

 

Көз айлары нигә моңсу, димә

Аларның да була үз яме,

Парлап биеп очкан яфракларга,

Сокланмыйча,  йөрәк түзәрме?

 

Җылы якка очкан кошкайларның,

Күңелләрдә кала моңнары.

Ямьле язлар җиткәч, алар кабат

Туган якларына кайтырмы?

 

Көзге күктән яуган яңгырның да,

Тамчылары төшә учыма.

Алда көткән салкын кышларны да,

Елап түгел, көлеп каршыла.

 

Көтәсеңдер.

 

Әни, бәгърем, беләм,сагынасың,

Күңелеңдә һәрчак борчудыр.

“Исән-имин генә йөри күрсен” –

Иң зур теләк синең шушыдыр

 

Түземсезлек белән  көтәсеңдер

Атна ахырлары җиткәнен.

Тик ул көннәр, әни, бик тиз уза,

Сизмисең дә үтеп киткәнен.

 

Әни, зинһар, без дип, кайгырма син.

Өзелмәсен үзәк бәгырең.

Чит җирләргә  киткәч аңлыйсың шул,

Туган якларыңның кадерен.

 

Без үсәбез, әни, омтылабыз,

Һаман яңа үрләр яуларга.

Тик кайларда гына булсак та без –

Күңел, әни, синең яныңда.

 

Син минеке түгел.

Син минеке түгел,

Шуны аңлау белән

Нидер өзгәләнә күкрәктә.

Син минеке түгел,

Булмассың да.

Әмер биреп булмый йөрәккә.

 

Мин яраттым сине,

Бик яраттым,

Бергә булырбыз дип уйладым.

Сине күргән саен

Күккә очтым.

Тик яхшыга гына юрадым.

 

Син минеке түгел,

Нигә шулай?

Ник без бергә була алмыйбыз?

Син минеке түгел,

Без бары дус...

Дуслар гына булып калырбыз.

 

Син минеке түгел,

Ә шулай да,

Өмет яши әле күңелдә.

Ул көн килер,

Бергә булырбыз без,

Җәйге, айлы, сихри кичләрдә.

 

Әнкәйләргә.

Һәркем күңелендә яши килә,

Әнкәйләрнең назлы карашы.

Бары шушы нурлы күзләр генә

Баса йөрәктәге сагышны.

 

Бала-чакта булган кирелекләр,

Үсә төшкәч килә хәтергә.

Сабыр булганнары өчен кирәк

Әнкәйләргә рәхмәт әйтергә.

 

Әнкәйләрнең һәрбер чал чәченә,

Без генә бит булган сәбәпче.

Алар гына безне юатучы-

Авыр чакта иң зур ярдәмче.

 

Йөрәкләре тулы мәрхәмәтлек,

Барлык уйлары да изгедә.

Әнкәйләрнең күңеле бик йомшак:

Нечкә дә ул, саф та, сизгер дә.

 

Дөньядагы һичбер байлыклар да

Җитә алмый ана назына.

Җанындагы барлык җылылыкны

Бирә алар улы, кызына.

 

Җәннәт ачкычлары була диләр,

Әнкәйләрнең аяк астында.

Түләп бетерерлек кенә түгел,

Бурычыбыз алар алдында.

 

Әнкәйләргә, Раббым, саулык бирче,

Озын булсын гомер юллары.

Кайгы-сагышларсыз, борчуларсыз,

Шатлык белән атсын таңнары.