Марат Мингали улы Гыйбатдинов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе,
Россия, 420111, Казан, Кремль, 5 подъезд,
marmingi@mail.ru
Европа һәм Россиядә басылган тарих дәреслекләре шуны күрсәтә: тикшерелә торган илләр тарихында күп очракта мөселман чоры бөтенләй игътибарга алынмый, яисә тискәре яктан тасвирлана. Мондый күренеш бу илләрнең тарих фәнендә формалашкан традицияләренә генә түгел, күпмедер дәрәҗәдә сәяси мотивларга да бәйле. Милли үзаң белән тыгыз бәйләнгән тарих, һәм шушы тарихны чагылдырган дәреслекләр еш кына бәхәс үзәгенә әверелә. Дәреслекләрдә тудырылган тарихи үткәннәр образы кешеләрне бер-берсеннән аерып куярга мөмкин, ләкин шул ук вакытта гомуми тарих тирәсендә үзара берләшүенә китерә ала. Андалусия, Сицилия һәм Алтын Урдада яшәүче мөселманнар, христианнар, яһүдләрнең бер-берсе белән дус, тату гомер итү тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук мөселманнарның Европа тарихы һәм мәдәнияте үсешенә керткән өлеше төрле дин вәкилләренең диалог үсешенә һәм үзара килешүенә генә түгел, мөселманнарның яңа Европа берлеге формалашуга да ярдәм итә. Татар тарихы (барыннан да элек Польша, Литва һәм Финляндиядә татар мөселман җәмгыятьләре) Европа җәмгыятендә үз мәдәниятен һәм дини бердәмлеген югалтмаган мөселманнар берлегенә үрнәк мисал була ала.
Төп төшенчәләр: тарих укыту, Европа тарихы, мөселман образы, тарих дәреслекләре, күпмәдәниятле җәмгыять.