Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан, Кремль ур., 18,

gilyzov1958@gmail.com

 

Мәкаләдә Идел һәм Урал буенда сибелеп утырган татарларның таралып урнашуы һәм төрле тарихи чорларда БДБ илләрендә һәм чит илләрдә татар диаспорасының төрле төркемнәре барлыкка килүенең төп үзенчәлекләре һәм сәбәпләре гомуми планда карала. Моңа табигый-географик, икътисади, сәяси, милли-дини факторлар тәэсир иткән. 1552 нче елдан соң татарларның таралып урнашуына хөкүмәт сәясәте дә җитди йогынты ясаган. Татарларның Россия территориясендә таралып урнашуы күп очракта табигый сәбәпләргә бәйле булган, һәм гасырлар дәвамында татарларны бүлгәләү максаты белән хакимият тарафыннан рәсми рәвештә турыдан-туры басым ясалуын күрмибез. Шул ук вакытта бу мөмкинлек игътибардан бөтенләй читтә калмаган дип фаразлыйбыз, чөнки дәүләткә бердәм, икътисади, сәяси яктан көчле һәм мәдәни яктан үсеш алган православие динендәге Россиягә җитди көндәш һәм оппозиция булырлык татар этносын саклау файдалы булмаган.

 

Төп төшенчәләр: Идел һәм Урал буе татарлары, диаспора, диаспоралар төркеме, сибелеп утырган халык, эмиграция, таралып урнашу.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)