Мостафа Өнәр,

Эгей университеты,

Төркия, 34100, Измир, Борнова,

mustafa.oner@ege.edu.tr

 

Сәйф Сараи тарафыннан XIV гасырда иҗат ителгән «Гөлестан бит-төрки» әсәре борынгы кыпчак теленең иң мөһим әдәби үрнәкләренең берсе булып тора. Алтын Урда дәүләтенең мәркәзендә үсеш алган әдәби телне чагылдырган әсәрнең сүз хәзинәсе хәзерге кыпчак төркеменә кергән әдәби телләрнең сүзлеге белән чагыштырыла.Мәкаләдә «Гөлестан бит-төрки» истәлегендә кулланылган фигыльләр татар, башкорт һәм карачай-балкар әдәби телләрендәге фигыльләр белән чагыштырып өйрәнелә, үзенчәлекләрне тулырак күзаллау максатында, рус һәм төрек телләре дә файдаланылган.Әсәрдә кулланылган 389 фигыль аваз, шәкел һәм мәгънә үзгәреше ягыннан бик җентекле тикшерелә, төгәл статистик нәтиҗәләр чыгарыла. Чагыштырыла торган телләрдә фигыльләрнең барысы да хәзерге татар, башкорт һәм карачай-балкар телләрендә кулланылуы билгеләнә. Кыпчак төркеменә кергән төрки телләрнең мондый тел бөтенлеге тәшкил итүе төрки халыкларның үсешен ачыклау өчен ышанычлы чыганак булып тора.

 

Төп төшенчәләр: «Гөлестан бит-төрки», Сәйф Сараи, кыпчак, төрки тел, татар, башкорт, карачай-балкар, чагыштырып өйрәнү.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)