Фәһимә Миргали кызы Хисамова,

 

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан, Кремль ур., 18,

hifami@yandex.ru

 

Мәкаләдә төрки телләр һәм татар әдәби теле үсешендә мөһим урын биләгән үзенчәлекле тарихи этаплар билгеләнә. Автор бу өлкәгә караган фәнни мәктәпләр һәм алар белән бәйле галимнәрнең эшчәнлеген ачуга да игътибар бирә. Татар теле тарихына мөнәсәбәттә исә, борынгы төрки дәвер, Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы этабы үсеш эзлеклелеген саклаган хәлдә, телебез яңарышының җитди үзенчәлекләре яктыртыла. Биредә татар тел белеменең яңа дәвер казанышларыннан саналган өч томлык академик грамматика, күпсанлы фундаменталь лексикографик хезмәтләр, диалектология өлкәсендә зур әһәмияткә ия булган «Татар сөйләшләренең диалектологик атласы» турында сүз алып барыла.

 

Төп төшенчәләр: Борынгы төрки нигез тел, реконструкция, тарихи грамматика, диалектологик атлас, фәнни мәктәпләр.

 

Мәкалә

Мәкалә (тулы версия)