Хөрмәтле укучылар!

 

Сезнең кулыгызда «Tatarica» журналының беренче саны. Бу журналны чыгару карары Казан федераль университетының Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миңнеханов рәислек иткән Кайгыртучанлык советы тарафыннан кабул ителде. Бу совет әгъзаларының һәм университет гуманитар җәмәгатьчелегенең максаты – үз битләрендә илебездә һәм чит илләрдә яшәгән галимнәрнең татар фәне өлкәсендәге ачышларын, уңышларын яктырткан, дөнья таләпләренә җавап бирерлек халыкара фәнни басма булдыру.

Казанның, Казан федераль университетының төрки-татар дөньясында әйдәп баручы фәнни-матбага үзәгенә әйләнүе безнең халыкара абруйны күтәрергә, КФУның дөньядагы фән һәм белем бирү үзәкләре арасында көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү Программасын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

Шунысы куанычлы: «Tatarica» журналының чыга башлавы Казан университетының 210 еллыгы белән туры килә. Тарихтан билгеле булганча,татар халкының күренекле вәкилләре мәгърифәтче галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ибраһим Хәлфин һәм башкалар университет белән һәрвакыт элемтәдә булганнар һәм төбәктәге гуманитар белем һәм иҗтимагый фикер үсешенә үзләреннән зур өлеш керткәннәр.

«Tatarica» журналы Казан федераль университетында тупланган зур фәнни-педагогик егәрлекнең, гуманитар белгечләрнең университетның динамик рәвештә үсешенә һәм аның дөньяда иң дәрәҗәле уку йортына әйләнүенә үз өлешләрен кертергә омтылуының дәлиле булыр дип ышанам.

 

Казан федераль университеты ректоры
И.Р.Гафуров