Хөрмәтле укучылар!

 

Менә сез татар халкы тарихын һәм мәдәни мирасын, Татарстанның хәзерге үсешен фәнни нигездә өйрәнү нәтиҗәләре яктыртылачак махсус журналның беренче санын кулыгызга алдыгыз.

Татар халкының телен һәм әдәбиятын, мәгариф һәм мәдәниятен, иҗтимагый фикер үсешен, динне өйрәнүче төрле ил галимнәренең тырышлыгын берләштерү бүгенге шартларда аеруча әһәмияткә ия. Белгечләргә бу өлкәдә тикшеренү эшчәнлеге өчен  киң мәйдан ачыла. 43 илдә диаспоралары булган татарларның бөтен дөньяга таралып яшәве журналга игътибарны тагын да арттыра.

Бүген безнең республикада гаять зур иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади чаралар, мәдәният һәм спорт бәйрәмнәре уздырыла. Димәк, дөньяның мәдәни һәм фәнни җәмәгатьчелеген Татарстанның традицияләре һәм казанышлары белән таныштыру гаять мөһим. Яңа журнал алдына шундый бурыч куела да. Мондый басманың барлыкка килүе һәм үсеп китүе иң якын киләчәктә аны халыкара оешмалар тарафыннан индексацияләнүче абруйлы матбугат исемлегенә кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Tatarica» журналы фәнни гуманитар басмалар арасында үзенең лаеклы урынын табар, белгечләргә генә түгел, киң катлам укучыларга да кызыклы булыр, дип ышанам.

 

Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов