Шушы көннәрдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты “Манзара” салонында “Чүпрәле бизәкләре” исемле күргәзмә ачылды. Ул Чүпрәле егете Илдус Рәимовның беренче шәхси күргәзмәсе.

Очучы булырга хыялланып, хәтта шуңа укып та кайткан, берничә тапкыр күккә дә күтәрелгән Илдус Рәимов җирне якынрак иткән, күрәсең. Һәвәскәр рәссам ул. Аның турында хәтта Чүпрәле Кулибины дип тә йөртәләр.


Бу атнада “Манзара” салонында аның “Чүпрәле бизәкләре” исемле беренче шәхси күргәзмәсе ачылды. Институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм вузның дизайн кафедрасы мөдире Расых Салахов якташ рәссамнарын әнә шулай зурлаганнар. Нәкъ менә алар башлангычы һәм Чүпрәле районы хакимияте ярдәме белән ачылды бу күргәзмә.

Ачылу тантанасына исә Чүпрәледә туып-үсеп, Татарстанда төрле өлкәләрдә эшләп танылган шәхесләр Илдус Рәимовның иҗат җимешләре белән танышырга килгән иде. Араларында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов, күренекле галим Нурмөхәммәт Хисамов һәм башкалар. Эшләрен читкә куеп район башлыгы Александр Шадриков һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов та килгән. “Һәркайсыбыз да нинди генә күргәзмәләрдә булмагандыр. Әмма гади бер мәктәп укытучысының шундый гаҗәеп эшләрен күрү шатлык та, горурлык та. Илдус үзе генә эшләп калмый, ә иң мөһиме бу вак һәм катлаулы эшне укучыларга өйрәтә. Димәк, ул үзенә дәвамчылар әзерли”, - дип билгеләп үтте институт директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

Илдус Рәимов 20 елга якын Чупрәле районының Марс мәктәбендә башта махсус түгәрәктә, аннан соң шушы елларда аерым дәресләрдә балаларга агачтан төрле эшләнмәләр уеп ясау серләрен төшендерә. Алабуга мәдәният училищесын да тәмамлаган ул, мәдәният йортларында да эшләгән, тик гомере буе ул халкыбызның элек-электән килгән агач эше белән “җенләнгән”. Һәр эшләнмәдән рәссамның җан авазы, уй-хыяллары, йөрәк җылысы бөркелеп тора. Образлары җанлы, йорт җиһазлары үзенчәлекле һәм уңайлы, чын мәгънәсендә сәнгать өчен яралган диярсең бу кеше турында.

Район башлыгы Александр Шадриков та Илдус Рәимовның иҗади сәләтенә соклануын яшермәде. “Марс мәктәбендә генә түгел, район иҗат йорты, хакимият биналарында да нигездә аның агачтан ясалган эшләнмәләре урын алып тора. Төрле конкурсларда җиңү яулап, алар районның данын яклыйлар. Дәрәҗәле кунакларга да үзенчәлекле бүләкләрне без алардан эшләтеп алабыз”, - ди Александр Шадриков. Әгъзәм Самат улы исә Илдус Рәимовның мондый талантын тәүге тапкыр күреп, эшләнмәләренә соклануын яшермәде.

“Әтием тимерче һәм данлыклы мич чыгаручы иде. Гомумән, Чүпрәле үзенең балта осталары белән дан тота. Аларның һәвәслеге миңа да күчкәндер”, - ди Илдус Шамил улы үз иҗаты белән тыйнак кына таныштырып. Соң булса да уң булсын, дигәндәй, быел ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына читтән торып укырга керә. Хыялы, югары белем алып чыгып, тагын да илһамланып иҗат итәргә һәм үзе кебек агач эшләнмәләре осталарын әзерләргә. Алар белән берлектә әкияти бер сәнгать үзәге ачарга да бар әле аның исәбендә. Хәзергә исә уку, сессияләр һәм туган төбәгендә аны укучылары көтә.

Сөләйман НӘҖМИЕВ

Источник информации:http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/22940-ch%D2%AFpr%D3%99le-biz%D3%99kl%D3%99re-kazannyi-yaulyiy.html