Төрки халыклар, төрле интеграцион процесслар нәтиҗәсендә, үзләренең тарихи төбәкләреннән читкә таралганнар. Алар барлык кыйтгаларда – Евразия, Төньяк Америка, Австралиядә яшиләр.

Дөнья картасында төрки халыклар яши торган егерме бишләп дәүләт барлыгы билгеле. Бу илләрнең яртысында аларның саны бер миллионнан алып алтмыш миллионга кадәр җитә. Төркиләрнең күпчелеге бәйсез төрки дәүләтләрдә һәм Россия Федерациясе составындагы республикаларда яши. Россия төрки халыкларның иң зур таралыш территориясен тәшкил итсә, Төркиядә төркиләр сан ягыннан күбрәк.

Төрки халыклар төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, борынгы гасырлардан ук гомуми һәм үзгә тамырларга ия булган этномәдәни традицияләре бүгенге көнгә бөтен төрки дөнья тарафыннан үзләренеке яки күп өлешләре белән якын дип танылган үзенчәлекле мәдәнияткә әверелгән. Шул рәвешчә, төрки халыкларның тел, әдәбият, тарих, мәгариф өлкәсендә гомумфәнни якын килеп тикшеренүне таләп иткән уртак кызыксынулар бар.

Төрки дөньяда барган барлык вакыйгаларны тулаем яктыртуга дәгъва кылмыйча, без бу бүлектә журнал яктырта торган мәсьәләләр юнәлешендәге мәгълүматларны – булып узган фәнни конференцияләр, форумнар, күргәзмәләр турында хәбәрләр белән беррәттән, булачак чаралар турында да анонслар һәм белдерүләр биреп барачакбыз. Журналның даими нәшер ителүен исәпкә алып, укучыларны фән дөньясындагы иң әһәмиятле вакыйгалар белән таныштыру күздә тотылачак. Мәгълүматны сайлап алганда, иң беренче чиратта, яктыртылган вакыйганың хәзерге төрки дөнья контекстында мөһимлеге исәпкә алына. Мәгълүматның чыганакларына сылтамалар журнал укучыларга конкрет темага караган өстәмә материаллар табарга ярдәм итәчәк.

«Tatarica» журналындагы бу бүлекнең төп бурычы ‒ төрки телләрне өйрәнүче галимнәр арасында мәгълүмат алышуга ярдәм итү, шулай ук төрки дөньядагы фәнни һәм мәдәни казанышларны, инициатива һәм проектларны популярлаштыру. Рубрика мәкаләләре төрки дөньяга ачык һәм актив караш формалаштыруга, төрки халыкларның мәдәни мирасын өйрәнү өчен стимул бирүгә, шулай ук заманча фәнни тикшеренүләр алып барырга да ярдәм итәр дип ышанабыз.