Мәдәният һәр халыкның рухи хәзинәсе булып тора. Ата-бабаларының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен алган татарлар күпгасырлык тарихи үсеш нәтиҗәсендә гаять бай мәдәни мирас туплый. X гасырда ислам дине кабул ителгәч, төрки тамырлар шәрык мәдәни казанышлары белән үрелеп, тагын да тулылына. Бу ‒ татар мәдәниятенең хәзерге көндәге һәм алга таба үсешенә нигез булган.

Җәмгыять, аның көндәлек яшәеше, тарихы һәм үсеш-үзгәреше белән бәйле система булган сәнгать киңкырлы татар мәдәниятендә үзенчәлекле урын алып тора. Г.Тукайның «җыр – халык күңеленең көзгесе» дигән күренекле гыйбарәсе XXI гасырда тирән фәнни мәгънә белән тулыланып, сәнгатьне бөтен барлыгы белән тарихның һәм җәмгыятьнең рухи тормыш көзгесенә әверелдерә. Җәмгыятькә хәзерге глобаль дөнья кыйммәтләре арасында эреп юкка чыкмаска, үз йөзен сакларга ярдәм итә.

Журналда басылачак мәкаләләрдә татар сәнгатен өйрәнүдә яңа киңлекләр ачылуга, милли мәдәниятнең мөһим мәсьәләләреннән фикер алышуга, тирән тарих төпкелләре һәм милләтнең үсеш юнәлеше шәрехләнүгә өметләнәбез. Татар сәнгатенең теориясенә һәм тарихына караган мәсьәләләр Татарстанда, Россия һәм чит илләрдә яшәүче төрле фәнни традиция вәкилләренең тикшеренүләрендә, төрле буын галимнәренең хезмәтләрендә яктыртылачак. Татар музыкасының, рәсем сәнгатенең, архитектура, хореография, декоратив-гамәли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләре милли мәдәниятне саклау һәм үстерүнең әһәмиятле проблемалары контекстында төрле яклап тасвирланачак. Моннан тыш, «Tatarica» журналында татар сәнгатенең бай традицияләренә, аның күпгасырлык тарихы, типология һәм терминологиясенең нәзари проблемаларына багышланган мәкаләләр даими рәвештә басылачак.

Сәнгать күренешләрен җәмгыять һәм кеше тормышының төрле яклары белән тыгыз бәйләнештә карап, фәнара парадигма эшләгән, сәнгать өлкәсендә яңа иҗтимагый тәҗрибәләрне фәнни яктан тасвирлаган авторлар хупланачак. Милли сәнгать ябык система буларак яши алмый, ул мәдәниятара багланышлар шартларында гына үсә. Дөнья сәнгатендә милли сәнгатьнең ролен, багланышларын һәм генетик кодларын ачыклау – гаять кызыклы тикшеренүләр юнәлеше. Ул борынгылыкны яхшырак аңларга ярдәм итеп кенә калмый, хәзерге заманда халыкара мәдәни бәйләнешләргә дә этәргеч бирә. Журналның фәнни проблематикасы Россия һәм чит ил тикшеренүчеләренең Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә үсеш кичерә торган традицион һәм заманча татар сәнгатенә кызыксынуларын арттырыр, татар сәнгате белемен үстерергә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Мәгариф халык мәдәниятен үстерүдә иң төп механизмнарның берсе булып тора. Татарларда мәгариф һәм педагогик фикер үсешенең күп гасырларга сузылган тарихы бар. Язу барлыкка килгәнче үк, гомум халык иҗатының бер өлеше һәм халыкның педагогик мәдәниятенең чагылышы буларак татар халык педагогикасы үсә башлый. Ул халыкның уйларын, өмет-ышанычларын, карашларын, кеше, гаилә, балалар, яшь буынны тәрбияләү турындагы күзаллауларын чагылдыра. Бер буыннан икенче буынга тапшырылып, аннары ата-аналарның казанышы буларак танылган һәм шәхесне рухи-әхлакый яктан тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләргә китергән.

Х гасырдан башлап татарларда, халык педагогикасы белән беррәттән, төрки мөселман дөньясы кысаларында мәктәпләр (башлангыч мәктәпләр), мәдәрәсәләр (урта мәктәпләр) һәм Кол Шәриф мәдрәсәсе кебек югары белем бирү мәктәпләре барлыкка килә. Укый-яза белү дин әһелләре һәм хакимият кешеләре өчен мәҗбүри саналган, феодаллар, бигрәк тә сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр арасында таралган. Грамоталылык һәм гарәп язуын белү бик күп еллар дәвамында татар халкын, аның мәдәниятен, милли хосусиятләрен саклау нигезе булып та торган.

Мәгърифәтчелек үсеше, Россиядәге сәнәгый һәм иҗтимагый инкыйлаблар нәтиҗәсендә XVIII-XXI гасырларда татар мәгарифе үзгәрешләр кичерә, халык белемгә омтыла, һәм татарлар хаклы рәвештә элек-электән дә, хәзер дә Россиянең иң укымышлы халыкларыннан санала.

Шул ук вакытта татар милли мәгарифе һәрдаим төрле каршылыкларга һәм кыенлыкларга очрый, аларның кайберләре бүгенге көндә дә саклана. Татар халкының территориаль яктан таралып яшәве аның үсеш үзенчәлеген билгели. Җир шарындагы 7 миллион татарның 5 миллионы Татарстаннан читтә, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, БДБ һәм ерак чит илләрдә яши, ягъни алар үз тамырларыннан, милли мәгарифтән аерылган. Мәгълүмати җәмгыять төзү шартларында көчәя барган глобальләшү Россиядәге һәм башка илләрдә яшәүче татарларның мәдәни ассимиляцияләнү процессын тизләтә, милли үзенчәлекләрнең һәм күпгасырлык гореф-гадәтләрнең югалуына китерә. Татар халкының туган телен һәм милли мәдәниятен югалту куркынычы милли мәгарифне тагын да үстерү мәсьәләсен көн үзәгенә куя.

Мондый кыенлыклар бүгенге көндә Татарстан Республикасында да бар. Республика халкының бер өлеше, шул исәптән татарлар да әле һаман туган телен, милли гореф-гадәтләрне, мәдәни ядкарьләрне начар беләләр.

Россия Федерациясендә татарлар Самара, Ульян, Чиләбе, Мәскәү өлкәләрендә, Башкортстан, Удмуртия республикаларында һ.б. төбәкләрдә тыгыз укмашып яшиләр. Бу төбәкләрдә татар телен өйрәнү үзәкләре һәм мәдәни җәмгыятьләр, якшәмбе мәктәпләре, милли-мәдәни мөхтәриятләр, түгәрәкләр, клублар эшли. Әмма аларның бер-берсе белән бәйләнеше тыгыз түгел, эшчәнлекләренә бердәмлек һәм системалылык җитеп бетми, Татарстан Республикасыннан читтә татар милли мәгарифен үстерүнең бердәм концепциясе дә юк.

«Tatarica» журналы битләрендә татар милли мәгарифе үсешенең төп закончалыкларын һәм тенденцияләрен ачкан, татар телен туган тел һәм чит тел буларак өйрәтүнең күпгасырлар дәвамында халкыбыз туплаган педагогик казанышларына таянган фәнни мәкаләләргә урын биреләчәк.

Болардан тыш журнал битләрендә татар этносын өйрәнүгә бәйле оригиналь психологик тикшеренү нәтиҗәләре дә басылачак. Көнбатыш һәм Россия психологиясендә кроссмәдәни һәм этнопсихологик тикшеренүләр кысаларында этник төркемнәрне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары һәм технологияләре эшләнелгән. Этник тәңгәллекләрне, татарларның рухи кыйммәтләр белән бәйле күзаллауларын, аларның этник үзаңын системалы өйрәнү дөньякүләм психологиядәге этномәдәни тикшеренүләрне күпкә киңәйтәчәк.