Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы дөнья мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгән. Җир шарындагы геосәяси процессларга бәйле милли тел проблемаларына зур әһәмият бирелгән чорда тарихи тамырлары тирән булган татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре көн үзәгендә тора.
XIX гасыр башында Казан университеты галимнәре И.Хәлфин, Х.М.Френ, Ф.И.Эрдман, А.К.Казембек, И.Н.Березин, М.Мәхмүтов һ.б. татар телен фәнни өйрәнүгә нигез салалар. XIX гасырның 30-40 елларында университетта Казан тюркология мәктәбе оешу тикшеренүләргә яңа этәргеч бирә. Университет галимнәре (И.А.Бодуэн де Куртенэ, В.В.Радлов, Н.Ф.Катанов һ.б.), Беренче Казан гимназиясе, Оренбургтагы Неплюев хәрби училищесы укытучылары (Салихҗан Күкләшев, Мартиньян Иванов), Кавказ, Себер һ.б. төбәкләрдәге уку йортларының вәкилләре фәнни мәктәпнең төп нигезен тәшкил иткән. Татар теле дәреслекләрен төзегән дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм кайбер миссионерлар да әлеге мәктәп тирәсенә тупланган. Казан тюркология мәктәбе вәкилләре тел мәсьәләләре белән генә чикләнмичә, киңкырлы эшчәнлек алып барганнар, татар тарихын, халык авыз иҗатын өйрәнгәннәр. Казан университетының Көнчыгыш бүлеге Петербург университетына күчерелгәннән соң, Казан тюркология мәктәбенең фәнни юнәлешләрен татар тел белгечләре – К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Нугайбәк, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров, В.Хангилдин һ.б. дәвам итә.
Бүгенге көндә Казан (Идел буе) федераль университеты Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә Россия күләмендә һәм республикада татар тел белемен үстерүдә төп рольне уйный. Танылган Казан тюркология мәктәбенең традицияләрен үстереп, галимнәр татар теленең грамматик төзелешен, татар әдәби теленең тарихын, тарихи грамматикасын, татар диалектологиясен, төрки-татар ономастикасын өйрәнү юнәлешендә фәнни мәктәпләр барлыкка китерделәр. Татар лексикографиясе өлкәсендә дә зур үсеш күзәтелә. Гомумән алганда, Татарстан тел галимнәрнең хезмәтләре төрки тел белеменең казанышына әверелде.
СССРның таркалуы тюркологиянең бердәм фәнни даирәсе тараюга сәбәп булды; фәнни багланышлар, мәгълүмат, әдәбият алмашу бөтенләй диярлек өзелде. Илебездә барган үзгәрешләр нәтиҗәсендә фәнни парадигмада яңа үзенчәлекләр күзәтелә башлады, фәнара юнәлешләр барлыкка килде. Математика һәм информатика өлкәсендәге белгечләр белән берлектә лингвистик модельләр, татар телен автомат рәвештә эшкәртүгә йөз тоткан программа чаралары эшләнә, инфокоммуникацион технологияләрдә татар теленең кулланылышын тәэмин итүгә караган мөһим фәнни-гамәли мәсьәләләр хәл ителә. Психолингвистиканың тикшеренү базасы киңәя, «тел һәм фикерләү» белән шөгыльләнә торган контрастив һәм когнитив лингвистика юнәлешләре үсеш ала. Социолингвистика фәнендә «тел һәм җәмгыять» проблемаларын хәл итүгә йөз тотыла, лингвистик культурология милли менталитетның төп сыйфатларын ачыклау белән шөгыльләнә. Әлбәттә, хәзерге шартларда татар тел белеменең фундаменталь юнәлешләре дә үсешләрен дәвам итә һәм Россия Федерациясенең милли телләр сәясәтендә мөһим урын тота. Бигрәк тә Татарстанда яшәгән кардәш, кардәш булмаган халыкларның телләрен тарихи һәм чагыштырма өйрәнү нәзари һәм гамәли әһәмияткә ия. Соңгы дистә елларда татар теле тарихын өйрәнүдә зур уңышларга ирешелде, татар халык сөйләшләренең Зур атласы әзерләнде, хәзерге татар тел белеменең төрле тармакларында яңа тикшеренүләр алып барыла, сүзлекләр төзү эше дә дәвам итә. Татар тел белеменең актуаль проблемалары белән шөгыльләнүче яшь галимнәр буыны үсеп җитте.
Россия Федерациясе составында Татарстан Республикасы оешу һәм телләр турында законнар кабул ителү, тел вәзгыяте үзгәрү татар теле мәсьәләләре белән шөгыльләнүче галимнәр һәм тел белгечләре алдына яңа бурычлар куя. Хәзерге вакытта Татарстан дәүләте өчен мөһим мәсьәләләрнең берсе – дәүләт телләрен саклау һәм үстерү тенденцияләрен, перспективаларын ачыклау. Алар белән бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле гамәлләргә милли терминологияне үстерү, сүзлек байлыгын арттыру, «әдәби тел – диалект» нисбәтен тәгаенләү, тел тарихын һәм аның әдәби формаларының яшәешен ачыклау, әдәби телнең нормаларын камилләштерү өлкәсендәге эзләнүләрне кертә алабыз. Татар теленең фонетик системасын һәм диалектларын эксперименталь юл белән өйрәнү, төрле типтагы, шул исәптән электрон сүзлекләр һәм татар теленең милли корпусын төзү эше дә әһәмиятле эзләнү өлкәсе булып кала. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында татар телен укытуны камилләштерү, татар теленнән яңа төр дәреслекләр булдыру шулай ук зур әһәмияткә ия.
«Tatarica» журналы татар телен өйрәнүгә, камилләштерүгә бәйле проблемаларны, бу өлкәгә кагылышлы гыйльми тикшеренүләрне координацияләү мәсьәләләрен Россия һәм чит илләрдәге тел белгечләренең иң алдынгы фәнни көчләренә таянып хәл итүне максат итеп куя.