Бәлагә дучар булган тычкан турындагы мәсәлне белмәүчеләр сирәктер. Тычкан, тыпырчына торгач, сөтне каймакка әйләндерә, шулай итеп, үлемнән котыла. «Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү» дип аталган II Халыкара фәнни-гамәли форумның тантаналы ачылышында ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов бу мәсәлне тагын бер тапкыр искә төшереп, татар телен шул бичара тычкан белән чагыштырды.

17 октябрьдә эшен башлаган форум көн кадагындагы мәсьәләләрне үзәккә алды. Ул 11 конференцияне колачлады. Түгәрәк өстәлләрнең берничәсе кичәге пленар утырыштан соң уздырылса, күбесе бүген көн дәвамында үтә. КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдиновның сүзләренә караганда, төрле илләрдән 500ләп галим фәнни-гамәли чарада катнашырга теләк белдергән. Телләрне һәм мәдәниятләрне саклауга багышланган форумда Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан, Германия, Франция, Украина, Таҗикстан кебек илләрдән һәм Россиянең төрле төбәк-шәһәрләреннән килгән галимнәр чыгыш ясады.
Аңлашыла ки, форумда татар теле турында гына сүз бармады. Шундый мәгълүмат яңгырады: бүген дөньядагы 6000 телнең яртысына юкка чыгу куркынычы яный икән. Форумда менә шул проблеманың асылын ачыкларга, чишү юлларын күрсәтергә тырыштылар. Филология һәм сәнгать институты җитәкчелеге яхшы яңалык та игълан итте. Хәзерге вакытта биредә Казан халыкара лингвистика үзәге төзелә икән. Ул Татарстандагы телләрнең хәле белән кызыксынып торачак, аларның хәлен яхшырту белән шөгыльләнәчәк. Әйтергә кирәк, бүген республикабызда 173 тел кулланылышта йөри.
Тантаналы ачылыш кысаларында, Казан (Идел буе) федераль университеты белән Бөтендөнья татар конгрессы, рус милли-мәдәни берләшмәсе, Чүпрәле, Кукмара, Арча, Саба һәм Актаныш районнары арасында эшлекле килешүләр дә төзелде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Источник информации: http://shahrikazan.com/tt/hbrl/item/5859-tatar-tele-s%D3%A9tt%D3%99ge-tyichkan-h%D3%99lend%D3%99.html