Мондый форумның беренчесе “Туган телләрне һәм әдәбиятларны үстерү” исеме белән моннан 1 ел элек үткәрелгән иде

 (Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 17-18 октябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы уздыра.

17 октябрьдә форумның тантаналы ачылышы, пленар утырыш, түгәрәк өстәл утырышы планлаштырылган, 18е – форум чаралары, ябылу тантанасы.

Форум кысаларында исә түбәндәге чаралар оештырыла: 
Э.Р. Тенишев истәлегенә багышланган халыкара тюркологик симпозиум;
“Күп милләтле дәүләт шартларында туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган IV халыкара фәнни-гамәли конференция һәм ул М.З.Зәкиевнең 85 яшьлек юбилеена багышлана;
шулай ук халыкара фәнни-гамәли конференцияләр:
“Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык һәм Гареб мәдәнияте контекстында”, 
“Чит тел буларак Россия һәм якын чит ил телләре: укыту һәм өйрәнү”,
“Чагыштырма филология һәм полилингвизм”,
“Татарстанда рус һәм чагыштырма паремиология: үсеш чыганаклары”,
“Мәдәниятара бәйләнеш контекстында сәнгать һәм аны укыту”,
“Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман”.

Студентлар һәм аспирантлар өчен филология фәннәре докторы, профессор В.Х. Хаков истәлегенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция, студентлар өчен “Әдәби тәрҗемә: тел мәсьәләләре” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе, “Татарларга тылмачлар кирәк” II Республикакүләм олимпиадасы, рус телле студентлар өчен татар теленнән уздырыла торган VI Республика олимпиадасы, “Туган телләрне, әдәбиятларны саклау һәм үстерүнең мөһим проблемалары һәм перспективалары”на багышланган түгәрәк өстәл утырышы да була.

Конференциядә шәхсән катнашучыларның мәкаләләрен Россиянең рецензияләнә торган фәнни журналлар исемлегенә кертелгән “Филология һәм культура” журналының махсус санында нәшер итү ниятләнә, дип белдерә форумны оештыру комитеты.

Искәртеп үтәбез: мондый форумның беренчесе “Туган телләрне һәм әдәбиятларны үстерү” исеме белән моннан 1 ел элек уздырылган иде.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/10/16/90811/