“Равил Фәйзуллин: Шәхес, Иҗат, Дәвер” дип аталган конференция “Туган телне һәм әдәбиятны саклау һәм үстерү” дигән халыкара фәнни-белем бирү форумы кысаларында үткәрелә

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы Халык шагыйре, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзулинның юбилеена багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уза. 
“Равил Фәйзуллин: Шәхес, Иҗат, Дәвер” дип аталган конференция “Туган телне һәм әдәбиятны саклау һәм үстерү” дигән халыкара фәнни-белем бирү форумы кысаларында үткәрелә.

Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаровның, Төркиядән, Башкортстан Республикасыннан һәм РФ субъектларыннан кунакларның катнашуы көтелә. 

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/10/17/90895/