Җыен танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышлана

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә “Мәдәниятләр бәйләнеше контекстында Чыңгыз Айтматовның иҗат дөньясы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Җыен танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышлана. 
Билгеле булганча, әдипнең рухи һәм нәсел тамырлары Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Аның әнисе – Нәгыймә Габдевәлиева (Айтматова) беренче гильдия купец Хәмзә Габдевәлиевнең кызы була. Язучының иҗаты рус әдәбияты белән дә, татар әдәбияты белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу, үз чиратында, авторның фикер сөреше формалашуга йогынты ясый. Шуңа күрә әдипнең иҗаты мәдәниятлар диалогы кысаларында карала. 
Чыңгыз Айтматовның иҗаты - кыргыз әдәбиятының гына түгел, тулаем алганда, дөньякүләм әдәбиятның көчле сәхифәләреннән. Язучының әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән. 128 илдә 100 миллионнан артык тираж белән 128 илдә бастырып чыгарылган. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, ул егерменчы гасырның иң яхшы укыла һәм нәшер ителә торган язучыларыннан исәпләнә. Аның күп әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, драматик спектакльләр һәм балетлар куелган. 
Ч.Айтматовның хезмәтләре гади, аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта күтәрелә торган мәсьәләләр гомумкешелек кыйммәтләренә кагыла.Алар һәр кешене бөтен тереклеккә, табигатькә, кешегә карата ярату, шулай ук намус һәм гаделлек турында уйланырга этәрә. Бүген язучының хезмәтләре һичкайчан булмаганча актуаль Чөнки ул аларда үткәнеңне онытуны максатчан рәвештә кире кага һәм тәнкыйтьли, беренчеләрдән булып манкортлык, рухи бушлык, наданлык, үз файдасын гына кайгырту кебек төшенчәләрне кертә.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/10/21/91004/