Быел “Татарларга тылмач кирәк” республика олимпиадасында 600 дән артык укучы катнашты

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Сөләйман Нәҗми). Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында 9-11 сыйныф укучылары өчен “Татарга тылмачлар кирәк!” (“Татарам нужны переводчики!”) II Республикакүләм олимпиадасының икенче туры үткәрелде. Беренче (читтән торып башкарыла торган) тур – 25 сентябрьдән – 10нчы октябрьгә кадәр узган иде. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 627 укучы катнашты. Аерым алганда, Саба, Аксубай, Теләче, Балык бистәсе районнары мәктәп-гимназияләреннән эшләр күп килде, - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Икенче турга узган укучылар - беренче тур бәйгесенең җиңүчеләре - 40 укучы татар һәм рус телләреннән һәм киресенчә язмача һәм телдән тәрҗемә итү осталыкларын күрсәтеп, үзара көч сынашты. Укучылар шактый әзерлекле килүләрен күрсәттеләр, комиссия әгъзаларын матур-матур җаваплары белән сөендерделәр.

Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы 2014нче елның 21нче февралендә – Халыкара туган телләр көнендә узачак һәм тәрҗемә эшләрен иң яхшы башкаручыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Сүз уңаеннан, 9-11 сыйныф укучылары өчен оештырылган “Татарга тылмачлар кирәк!” (“Татарам нужны переводчики!”) республикакүләм тәүге олимпиада, 2012 елның 12нче августында расланган нигезләмә нигезендә, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелде.

КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, мондый чараның әһәмияте зур булуын билгеләп үтеп, анда катнашучыларның елдан-ел арта баруын әйтә. “Тәрҗемә белән шөгыльләнү, гомумән кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Синең сүзлек запасың тагын да байый, кайчакта бөтенләй ят булган сүзләрнең дә аңлатмаларын өйрәнәсең. Мондый олимпиада мәгариф хезмәткәрләре һәм әти-әниләр тарафыннан да югары бәяләнде. Гомумән, республикада, илдә тәрҗемәчеләргә ихтыяҗ зур хәзер”, - ди ФСИ директоры.

Шуны да искәртү зарур: үткән олимпиадада катнашкан 43 укучы быел Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтына укырга керде.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/10/22/91041/