Өченче ай инде татар җиһаны Равил Фәйзуллин исеме белән яши. Ә ноябрьдә Фәйзуллин йолдызлыгы Мәскәүдә яначак.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында узучы “Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү” II халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында оештырылган чараларның берсе Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинга багышланды.

Шагыйрьнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелгән “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә галим-голәмә генә түгел, республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган мәктәп укытучылары да катнашты һәм чыгыш ясады. Конференцияне оештыручылар белдергәнчә, ошбу чарада катнашырга теләк белдереп, 100дән артык мәкалә килгән. Шуның туксанга якыны “Татмедиа” агентлыгы ярдәме белән дөнья күргән җыентыкка да кертелгән. Ә конференциядә катнашучы укытучылар исә махсус сертификатка ия булды.

Конференция барышында яңгыраган чыгышлар Равил Фәйзуллинның тормыш һәм иҗат юлы, иҗатының башка әдәбиятлар белән бәйләнеш мәсьәләләре, әдәби әсәрләренең идея-эстетик үзенчәлекләре, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнү, башка телләргә тәрҗемәләре һ.б.га багышланды. Пленар утырышта чыгыш ясаган Ринат Мөхәммәдиев искәрткәнчә, ноябрь аенда Мәскәүнең үзендә юбилярны котлау тантаналары узачак.

Ә 18 декабрьдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Равил Фәйзуллинга 70 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтәчәк.

 Источник информации: http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/20645-ravil-f%D3%99yzullinnyi-olyilap.html