16-19 октябрь көннәрендә Казанда «Тел һәм мәдәниятне саклау һәм камилләштерү» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли форум узачак. Чарада татар теле белән бәйле проблемаларны хәл итүгә аеруча зур игътибар бирергә уйлыйлар.


Тел һәм мәдәниятләр язмышы һәркемне кызыксындыра. Еллар узган саен әлеге тема актуальләшә, ә телләрне саклау белән бәйле проблема исә һаман саен тирәнәя генә бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге форум Җир шарының төрле почмакларына таралып урнашкан төрле милләт вәкилләрендә зур кызыксыну уята. 2012 елга кадәр фәнни-гамәли конференция формасында үткән әлеге җыенның инде икенче ел рәттән халыкара форум буларак уздырылуы нәкъ менә шул турыда сөйли дә инде.

Чарада якынча 500 делегат катнашыр дип көтелә. Өстәвенә, быел форумда Бөекбритания, АКШ, Германия, Бельгия, Кытай, Төркия кебек ерак чит илләрдән дә галимнәр катнашачак. Ә якын чит илләрдән рәхим итәчәк кунаклар саны исә 30дан да артып китәр, дип уйланыла.

Форум кысаларында ике халыкара һәм ике россиякүләм конференция уздыру каралган. Шулай ук, мәктәп укучылары һәм югары уку йорты студентлары өчен татар теле буенча олимпиада да үткәреләчәк. Аларның барысы да Казан федераль университетның Филология һәм сәнгать инситуты бинасында оештырыла.

Институтның директоры Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, форум кысаларында татар телен үстерү һәм саклау белән бәйле проблемаларга аеруча зур әһәмият биреләчәк. Әлеге максатны күздә тотып, 17 октябрь көнне республиканың татар теле галимнәре түгәрәк өстәлгә җыела. Чарада Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин катнашыр, дип уйланыла.

Быелгы форумның узган елгы чарадан төп аермасы - анда телләр турында гына сөйләшеп калмыйча, сәнгатьне үстерү белән бәйле мәсьәләләр дә күтәреләчәк. Укучылар һәм студентлар арасында олимпиада уздыру - шулай ук иң төп яңалыкларның берсе.

 

Рәмзия ЗАКИРОВА

Источник информации: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/20510-halyikara-forumda-tatar-tele-yazmyishyi-turyinda-s%D3%A9yl%D3%99sh%D3%99ch%D3%99kl%D3%99r.html