Бүген КФУның Филология һәм сәнгать институтында “Телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” II Халыкара фәнни-гамәли форумы ачылды.

“Һәр халыкка теле, мәдәнияте иң кадерлеләрдән санала. Форумга килгән эшләр белән танышып чыккач, һәрбер илдә әлеге проблема бар, дигән фикергә килдек”, – диде конференцияне ачу тантанасында Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, чарада катнашучылар саны шактый. Илебезнең төрле югары уку йортларының 100дән артык вәкиле бирегә җыелган. Ә катнашучыларның гомуми саны 500гә җитә. Форум дәвамында күп конференцияләр дә узачак. Араларында быел юбилейларын билгеләп үтүче шәхесләргә караганнары бар. Мәсәлән, академик Мирфатыйх Зәкиевнең – 85, шагыйрь Равил Фәйзуллиның 70 яшьлегенә багышланганнарын әйтеп узарга кирәк.

Элек-электән Казанда лингвистика һәм тюркология мәктәпләре булдырылган. Ачылышта катнашкан һәр кеше диярлек моны ассызыклады. “Әлеге форум – фән “йолдызлары”н күрү, алар белән аралашу мөмкинлеге”, – диде КФУның тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыйпов.

Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова Татарстан Президентының сәламләвен җиткерде һәм телләр темасын мәңгелек дип атады.

Филология һәм сәнгать институтында хәзерге вакытта Халыкара Казан лингвистик үзәге оештырылып килә. Монда татар һәм рус телләренә аерым урын бирү планлаштырыла. Әлеге үзәк кысаларында инде берничә ел дәвамында халыкны татар теленә бушлай өйрәтү дә оештырыла.

 

“Бер тел юкка чыкса, тулы бер цивилизация юкка чыга, – ди Татарстан Фәннәр академиясенең социаль-экономик фәннәр бүлеге академик-сәркатибе Җәүдәт Сөләйманов. – Безнең республикада 175 тел, димәк, 175 дөнья бар”. Шулай ук ул 2014-2020 елларда тормышка ашырылачак “Татарстанда барлык телләрне үстерү” дип аталган программаның төзелүе турында сөйләде. Җәүдәт Шәүкәт улы чыгышын мәсәл белән тәмамлады. “Без татар телебез белән сөткә төшкән тычкан кебек. Ул аяклары белән тыпырчынып, сөттән каймак ясап, өскә менә. Без дә авырлыклар каршында куркып калмаска тиешбез”, – диде. 

Шулай ук башка илләрдән килгән кунакларның кайберләре тантаналы ачылышта чыгыш ясады. Бельгиядән Ольга Новецкая, Төркиядән Мостафа Онәф, Казахстаннан Эльмира Ибраһимова чыгыш ясады.

Чараның узган еллардагы нәтиҗәләре, уй-фикерләре, идеяләре буенча эшләр дә башкарыла икән. “Форумның резолюциясенә кертелгән күп әйберләр тормышка ашырыла, – диде филология фәннәре докторы, профессор, татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова. – Мәсәлән, зур галимнәрнең эшчәнлегенә багышланган конференция,  рус телле студентларның татар теле буенча олимпиадасы, Хаков укулары, “Татарга тылмач кирәк” конкурсы һ.б. Татар филологиясе бүлегендә магистратура ачу да – шушы форум нәтиҗәсе. Әлфия Йосыпова 2014-2020 елларда “Татарстанда барлык телләрне үстерү” программасында  татар телен саклау, аны пропагандалау, үстерү буенча бик кызыклы проектлар барлыгын хәбәр итте. Филология һәм сәнгать институты әлеге программаны төзүдә төп урынны алып торганлыгын бедерде.

Тантаналы ачылыш КФУның Филология һәм сәнгать институты һәм төрле оешмалар, районнар арасындагы килешүләрне имзалау белән тәмамланды. Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе, шулай ук Чүпрәле, Кукмара, Арча, Саба һәм Актаныш районнары җитәкчеләре белән килешүләр төзелде. Бәлки форумның ахырына кадәр катнашучы илләр белән дә хезмәттәшлек расланыр.

Чыннан да, җирле телләрнең, аеруча татар теленең елдан-ел сирәгрәк кулланылуы борчуга сала. Телләрне саклап калу да җиңелләрдән түгел. Шул сәбәпле, әлеге форум мөһим әһәмияткә ия. Бәлки биредә кабул ителгән карарлар, әйтелгән фикер-идеяләр хуплап алынып, Россия халыклары телләрен саклап калырга, үстерергә яхшы этәргеч булыр. 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Источник информации: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/20657-kfuda-tell%D3%99rne-saklau-problemasyi-turyinda-s%D3%A9yl%D3%99sh%D3%99l%D3%99r.html