Татарның танылган тел галиме Р.Йосыповның бу көннәрдә гомер бәйрәмен - 75 яшьлеген билгеләп үткән чагы.

(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыповка 75 яшь тулды. Шушы вакыйга уңаеннан, 20 сентябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Рүзәл әфәндене хөрмәтләү тантанасы уздырыла. Тантана исә институтның актлар залында (Татарстан ур., 2) сәгать көндезге 2дә башлана.

“Татар-информ” агентлыгына бу хакта Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов имзалаган рәсми хат килде.

Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе белән югары дәрәҗәдә билгеләнгән Р.Йосыповның фәнни хезмәтләре тел белеменең контрастив лингвистика, ике теллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы кебек өлкәләренә карый, ул күп санлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы да. Олуг галимнең 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар тел белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995ләрдә ТР Югары Советы халык депутаты буларак хезмәт куюын да искәртик. “Кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә тырыш”, “Янып-көеп яшәргә!” һәм “Гаделлек өчен көрәшергә!” – Рүзәл әфәнденең тормыш шигарьләре әнә шундый.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/09/17/89962/