Шул уңайдан, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында галимне хөрмәтләү тантанасы уздырыла.

(Казан, 27 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Заманыбызның әдәбият, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә танылган галиме, язучы Тәлгат Нәби улы Галиуллинга 75 яшь тулды. Галимнең фәнни-педагогик эшчәнлегенә дә – 50 ел.

Шул уңайдан, бүген сәгать көндезге 2дә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире, КФУның шәрәфле профессоры Тәлгат Галиуллинны хөрмәтләү тантанасы башлана.

Билгеле булганча, 1956 елда укырга кереп, Казан университетында белем алган Тәлгат Галиуллинның хезмәтләре XX йөз татар шигърияте тарихына карый. “Балладаларыбыз турында”, “Поэманың барыр юллары”, “Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша”, “Чувствуя дыхание времени” кебек теоретик күзәтүләргә бай, авторның гражданлык пафосы белән өртелгән әдәби тәнкыйть мәкаләләре газета-журналларда басыла, аннары “Яңа үрләр яулаганда”, “Еллар юлга чакыра”, “Социалистик реализм юлыннан”, “Безнең заман - үзе җыр”, “Яктылык. Әдәби-тәнкыйди мәкаләләр” һ.б. җыентыкларында дөнья күрә. Аерым алганда, аларда - узган гасырның 20-30 нчы еллары татар шигърияте, Хәсән Туфан, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов һ.б. авторларның иҗатлары буенча фәнни хезмәтләр. Бүгенге олпат галимнең “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” темасына кандидатлык, “1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” темасына докторлык диссертацияләре язып яклавын да билгеләп үтү урынлыдыр.

Шул рәвешле, Тәлгат Галиуллин үзенең гыйльми, тәнкыйди эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын өйрәнүгә юнәлтә. Үткән мирасны җентекле тикшерү белән бергә, фән юлыннан ышанычлы адымнар белән атлаган галим үзе яшәгән чор әдәби процессыннан да читләшми, татар шигъриятенең торышы-үсеше мәсьәләләре аны битараф калдырмый. Тәлгат Галиуллинның хезмәттәше Нурфия Юсупова белән автордашлыктагы 2007 елда басылган “Татар шигърияте: 1960-80 еллар” китабы югары мәктәп өчен дәреслек буларак тәкъдим ителә. Киң җәмәгатьчелеккә исә Т.Галиуллин “Тәүбә”, “Элмәк”, “Төнге юллар” детектив трилогиясе, “Замана балалары” документаль повесте, “Дәгъва” хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр җыентыгы, мемуарлар авторы буларак билгеле, мисалга, “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” җыентыгы узган елны татар җәмәгатьчелеге тарафыннан яратып кабул ителде.

Татар энциклопедиясендә исеме һәм эшчәнлеге теркәлгән Тәлгат Галиуллинның хезмәт юлына күз салып, шуны да искәртик: үзе укыган тарих-филология факультетының татар теле кафедрасында 1961 елдан ассистент, 1962 елдан ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли, 1965 елдан Алабуга педагогия институтында татар һәм рус әдәбияты буенча укыта, 1967 елдан – проректор, 1971 елдан – ректор, профессор (1981), 1986 елдан – Казан педагогия институтында, 1988дән – Казан дәүләт университетында рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы профессоры, 1989 елдан татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, шушы ук вакытта 2000 елга кадәр татар филологиясе, тарихы һәм шәрык телләре факультеты деканы була. Соңгы елларда әлеге югары мәктәп структур яктан җитди үзгәрешләргә дучар ителде. Бүген исә Тәлгат Нәбиевич Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры буларак хезмәт куя.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/09/27/90273/