Халык җырларын яхшы башкаручы дип (Гран-при иясе) Орел өлкәсе Киреевск шәһәреннән Наталья Титова табылды

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Казанда узган Галия Кайбицкая исемендәге I Халыкара вокалчылар конкурсынәтиҗәләре билгеле булды.

“Академик җырлау” номинациясендә Гран-прины 15-23 яшьлекләр арасында Казаннан Эльвира Авзалова, 24-36 яшьлекләр арасында Иркутск шәһәреннән Ригина Вәлиева яулады. I-III урыннар бүлешүчеләр арасында Казан, Витебск, Самара, Дүшәмбе, Яр Чаллы, Баку шәһәрләре, Казахстан вәкилләре бар.

Халык җырларын яхшы башкаручы дип (Гран-при иясе) Орел өлкәсе Киреевск шәһәреннән Наталья Титова табылды. Кытай, Төмән, Ижевск, Казан, Оренбург, ТРның Кайбыч районы, Азнакай районы, Апас районы, Арча шәһәре, Яр Чаллы, Лениногорск, Биектау районнары вәкилләре беренче-өченче урыннарны бүлеште, дип хәбәр иттеләр КФУның Филология һәм сәнгать институтыннан.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/25/85028/