Г.Тукайның туган көнендә КФУ ның Филология һәм сәнгать институты “Илһамлы каләм” V Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясый

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Габдулла Тукайның туган көнендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты “Илһамлы каләм” V Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсына йомгак ясый. Чара ТР Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә. 

Институтның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 2008 елдан бирле оештырылучы әлеге бәйге ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән иҗат белән шөгыльләнүчеләрне үзенә җыя. Конкурс татар укучылары арасыннан иҗатка сәләтлеләрне барлау һәм киләчәктә үстерүне максат итеп куя. “Илһамлы каләм” бәйгесен татар филологиясе бүлегендә эшләп килүче “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсенең еллык хисабы дип тә аңларга мөмкин. Әлеге берләшмәдә республикабызның гына түгел, гомумән, татар дөньясының булачак әдипләре, шагыйрьләре, галимнәре тәрбияләнә. Мисал итеп, үз вакытында әлеге түгәрәктә М.Җәлил, А.Алиш, И.Юзеев, Х.Камалов, М.Шабаев, Г.Мөхәммәтшин, М.Мәһдиев, Р.Харис, З.Хөснияр, М.Закир һ.б. күренекле әһелләр беренче чыныгу алган. Бүгенге көндә дә берләшмә яңа буын студентларын иҗатка рухландыруын дәвам итә. Яшь “илһам”чылар арасында КФУның “Дарелфөнүн” газетасы мөхәррире, “Илһам”ның хәзерге җитәкчесе Д.Миннекаева, “Идел” журналының шигърият бүлеге мөхәррире, шагыйрь Р.Мөхәммәтшин, “Дин вә мәгыйшәт” газетасы мөхәррире Н.Сабирҗанов, “Axelle” төркеме солисты Р.Әхмәдиев һ.б. бар.

“Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзаларының иҗат җимешләрен туплаган “Илһам канатында” исемле ике җыентык инде дөнья күрде. Хәзер өченчесе басмага әзерләнә. Анда бүгенге бәйгедә катнашып, әсәрләре уңышлы дип бәяләнгән “Илһамлы каләм” конкурсы җиңүчеләренең дә иҗат җимешләре кертелде.

Быел “Илһамлы каләм” конкурсы ике турда уза. Беренче этапта 250дән артык эш кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар көчләрен проза, поэзия, публицистик мәкалә һәм драматургия жанрларында сынап карадылар. Махсус оештырылган жюри, 45 эшне сайлап, II турга уздырды. Алар йомгаклау этабында иҗади биремнәр үтәп, тагын бер кат көчләрен сынап караячаклар. Иң яхшы дип табылган эшләр өчен истәлекле бүләкләр һәм дипломнар каралган. 

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/25/85042/