Конкурс программасы 24 нче апрельдә иртәнге тугызда фестивальнең тантаналы ачылышы белән башланып китә

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). 24 нче апрельдә Казан федераль университеты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Кайбыч муниципаль районы белән берлектә КФУ Филология һәм сәнгать институтының актлар залында (Межлаук ур., 3/45) Галия Кайбицкая исемендәге I Халыкара вокалчылар конкурсының икенче турын уздыра. Бәйгенең беренче туры читтән торып үтте, аның барышында жюри 150дән артык катнашучының язмасын тыңлады. Нәтиҗәдә, икенче турга барлыгы 70 катнашучы узды. Катнашучылар арасында РФнән тыш, Төркмәнстан, Кытай, Белоруссия, Казахстанның музыкаль белем бирә торган уку йортлары студентлары да бар.

Конкурсның максаты – РФ югары һәм урта музыкаль белем бирә торган учреждениеләрен тәмамлаучы һәм анда белем алучы студентлар арасында сәләтле башкручыларны ачыкларга ярдәм итү һәм аларның җырлау осталыкларын яхшырту. Чара академик җырлау һәм халык җырларын башкару номинацияләре буенча уздырыла. Катнашучылар һәр номинациядә ике яшь категориясенә: 16-25 һәм 26-35 яшьлекләргә – бүленеп бәяләнә. 

Чаралар иртәнге тугызда фестивальнең тантаналы ачылышы белән башланып китә. Фестиваль вокалчылар бәйгесен, Гнесиннар исемендәге Россия Академиясе профессоры Л.А.Шашкинаның мастер-классын, КФУ Филология һәм сәнгать институты укытучыларының фәнни-методик семинарын һәм мастер-классларын үз эченә ала.

Фестиваль кичке җидедә конкурста җиңүчеләр Гала-концерты белән тәмамланачак.

Источник информации: http://tat.tatar-inform.ru/news/2013/04/23/84917/