Җәмгыять нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, анда студентлар иң актив катламның берсе. Уку белән бергә иҗтимагый эшләр, һәртөрле социаль проектлар да алар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Казанда студентларның Бөтендөнья Универсиадасын да алардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Хәер, студентлар мондый масштаблы чарага әзерлек эшләренә инде уку елы башында ук кереште. Ел саен уздырылып килүче “Студентлар язы” фестивале шуңа бер мисал. Быел ул нәкъ менә Универсиада рухы белән сугарылып оештырылды. “УНИКС” концертлар залында куелган йомгаклау тантанасы Бөтендөнья спорт чарасына менә дигән бүләк дисәк тә һич арттыру булмас.

Залда алма төшәрлек тә урын юк. Казан федераль университетының 90нан артык иҗат төркеменең чыгышы жюрины гына түгел, тамашачыларны да әсир итте. Музыка, мода театры, үзенчәлекле жанрлар, бию, журналистика юнәлешләре буенча оештырылган фестиваль бүгенге көн студентларының ни дәрәҗәдә креатив, сәнгатькә гашыйк булуларын күрсәтте.

Конкурс формасында барган чара, әлбәттә, иң яхшы чыгышларны билгеләргә тиеш. Инде менә икенче ел рәттән Филология һәм сәнгать институты студентларына бу өлкәдә дә тиңнәр юк. Быел алар – Гран-при иясе. КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп узганча, институт студентлары өчен инде мондый казанышлар табигый күренешкә әйләнеп бара. “Безнең студентлар укуда да, һәртөрле гаммәви, иҗтимагый, мәдәни чараларда да иң активлар. Ул шулай булырга тиештер дә. Бүгенге шартларда бигрәк тә. Университет шундый талантлы яшьләре белән горурлана”, - диде ректор.

“Студентлар язы-2013” фестивалендә Филология һәм сәнгать институтының “Казаным” бию төркеме, “Tatar style” мода театры, “Ал Зәйнәбем” һәм “Emerald” вокал ансамбльләре, “29 килограмм” бию коллективлары чыгышын тамашачы кат-кат алкышларга күмде. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә тәкъдим ителгән барлык югары уку йортларының республикакүләм фестивале финалында яуланган Гран-прида да әлеге иҗат төркемнәренең өлеше зур, дип саный оештыручылар.

Сөләйман НӘҖМИЕВ

Источник информации: http://www.intertat.ru/tt/society-tt/item/16372-%E2%80%9Cstudentlar-yazyi%E2%80%9Dnnan-universiadaga.html