4-5 октябрьдә Баку шәһәрендә узган Халыкара гуманитар форум эшендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов һәм академик Мирфатыйх Зәкиев тә катнашты. Дөньяның 20ләп иленнән килгән галимнәр катнашында узган җыенның төп максаты – глобальләштерү шартларында җәмгыятьтә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гуманитар проблемаларга юнәлдерү иде.

Рәдиф Җамалетдинов, Баку Халыкара гуманитар форумында оештырылган “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашып, “Татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге тикшеренүләр тәҗрибәсе” темасы буенча чыгыш ясады һәм шушы өлкәдә Татарстан вузында берничә ел рәттән алып барылган фәнни эшчәнлекне яктыртты.Форум кысаларында Баку славян университеты һәм Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты арасында Шартнамәгә дә кул куелды (рәсемдә). Ул документ нигезендә үзара фәнни тикшеренүләр алып бару, семинарлар, конференция-симпозиумнар уздыру, төрле укыту программалары буенча мөгаллимнәр, студентлар, хезмәткәрләр алмашу күздә тотыла.

Сөләйман Нәҗмиев

Источник информации: http://www.magarifat.ru/ru/the-news/item/336-lingvom?d?niyat-galimn?re-?yienyi.html