Әлфия Шәүкәт кызы Юсупова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

alyusupova@yandex.ru.

 

Рецензиядә татар теленең алты томлык аңлатмалы сүзлегенә бәя бирелә («Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»; 2015–2021). Татар һәм илебез лексикографиясенең иң яхшы традицияләрен дәвам итеп, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре коллективы татар теленең яңа фундаменталь аңлатмалы сүзлеген төзегән. Сүзлек үз эченә хәзерге заман татар әдәби теленең актуаль лексикасын һәм фразеологизмнарын, фәннең төрле өлкәләренә караган төшенчәләрне һәм атамаларны, аларның аңлатмаларын ала. Анда шулай ук татар теленең үзенең сүз ясалыш ысуллары хисабына барлыкка килгән неологизмнар да, тарихи сүзләр дә, әдәби телдә актив кулланыла торган алынма сүзләр дә урын алган. Сүзлектә 70 меңгә якын сүзгә һәм 10 мең фразеологик берәмлеккә аңлатма бирелә.

 

Төп төшенчәләр: лексикография, татар теле сүзлекләре, лексика, терминология, лексикология, аңлатмалы сүзлек

 

Мәкалә (тулы версия)