Сәвия Гималтын кызы Сәмитова,

Казан милли тикшеренү технология университеты,

Россия, 420015, Казан ш., К.Маркс ур., 68 нче йорт,

savilas@yandex.ru.

 

Мәкалә Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы» китабына (Казан, 2021. 188 б.) рецензия характерын йөртә. Мәкаләдә җыентыкның структурасы турында мәгълүмат бирелә, бу чыганакның татар халкының мәдәни тормышында кыйммәте һәм әһәмияте ассызыклана. Хезмәт И. Кадыйровның 1967-72 елларда Себер татарлары тупланып яшәгән төбәкләргә, Төмән, Томск, Омск, Новосибирск өлкәләренә чыккан экспедицияләренең материаллары буенча төзелгән. Хезмәттә себер татарларының хәзерге фольклор практикасыннан төшеп калган туй җырларының үрнәкләре урын алган. Җыентык педагогларга да, композиторларга да, татар халык музыкасын яратучыларга да кызыклы булачак.

 

Төп төшенчәләр: Себер ареалы, татар халык җыр фольклоры, туй җырлары, мәдәният

 

Мәкалә (тулы версия)