Миләүшә Мөхәммәтҗан кызы Хәбетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

mileuscha@mail.ru.

 

Мәкаләдә татарларның беренче тапкыр Казандагы рус театрына килү тарихы мәсьәләсе карала. Татар тикшеренүчеләре арасында бу теманы беренчеләрдән булып, 1962 елда Казахстанның «Казакъ әдәбияты» газетасында басылган мәкаләсендә Н. Исәнбәт күтәрә. Мәкалә авторы энциклопедист галимнең татар театры тарихына багышланган ике язмасын фәнни әйләнешкә кертә: «Татар театры 25 ел эчендә» (1946/1947), «Татар театрының милли үзенчәлеге турында» (1956). Н. Исәнбәт «XIX гасырда татар һәм рус театры» темасын эшләгәндә, Н. Баженовның «Казан тарихы» (1847) хезмәтенә, «Беренче адым» (1876) әдәби-нәфис җыентыгына таяна. Мәкаләдә әлеге темага кагылышлы чыганаклар даирәсе «Казанские губернские ведомости» (1836–1917) һәм «Камско-Волжская газета» (1872–1874) басмаларында чыккан язмалар, Н.С. Рыбушкин, Ф.Ф. Вигель, М.И. Пыляев хезмәтләре хисабына шактый киңәйде. Әлеге чыганаклар XIX гасырның беренче дистә елында ук Казан алпавыты П. Есиповның халык театрында (1802–1814) татарлар өчен билет саткан акчалар хисабына пәрдәләр белән капланган махсус ложалар булдырыла. Аның театры репертуарында Казан егылу һәм Сөембикә-ханбикә белән бәйле татар темасына берничә әсәр дә була. Вольтерның «Мөхәммәт» трагедиясенең премьерасының уңышсызлыгы татарларның театрга йөрүенә тискәре йогынты ясый. Рус театрының янгыннан соң төзелгән бинасында да агач рәшәткәләр артында мөселманнар өчен махсус ложалар булуы билгеле. 1874 елгы янгыннан соң төзелгән яңа бинада әлеге ложалар юкка чыга, бу исә рус этнографларына татар тамашачылары театрда үзләрен уңайсыз хис итмәгән дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Мәкаләдә XIX гасырның беренче яртысында рус язучыларының татар темаларына язган әсәрләр исемлеге дә системага салына.

 

Төп төшенчәләр: театр, татарлар, Казандагы Рус театры, татарлар өчен ябык ложалар, рус театрларының татар репертуары

 

Мәкалә (тулы версия)