Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт,

mileuscha@mail.ru.

 

Әлеге хезмәт – «1923 елда Казанда узган Шәрык музыкасы симфоник концерты» мәкаләсенең (Tatarica. 2022. № 1) дәвамы. Тикшеренү өчен материал булып, А. Эйхенвальд белән әңгәмә, Париждагы Шәрык музыкасы концерты турында чит ил басмаларында дөнья күргән рецензияләр һәм бәяләмәләр хәзмәт итә. Автор архив чыганакларына таянып, композиторның гастроль сәяхәтләре географиясен реконструкцияли. Мәкаләдә А. Эйхенвальдның татар җырларын дөньякүләм мәдәни киңлеккә чыгару буенча эзлекле эш алып баруы исбатлана. Рецензияләр һәм бәяләмәләрнең эчтәлеге белән танышкач, автор композитор музыкаль даирәләрне һәм корреспондентларны Россиядә һәм татар басмаларында басылып чыккан бәяләмәләр белән таныштырган дигән нәтиҗәгә килә.

 

Төп төшенчәләр: татар музыкасы, А. Эйхенвальд, Шәрык музыкасы концерты, Париж, Казан

 

Мәкалә (тулы версия)