Нурфия Марс кызы Юсупова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

faikovich@mail.ru.

 

Мәкалә киң танылу алмаган шагыйрь Рәхим Саттарның тормыш һәм иҗат юлын яктырта, татар шигъриятендәге урынын билгеләп, әдәби барышта ул үстереп алып киткән традицияләрне ачыклый. Герменевтик якын килеп, шагыйрьнең тоткынлыкта язылган 24 шигыре беренче тапкыр фәнни нигездә анализлана, төп мотивлары билгеләнә, шигъри әсәрләрнең үзенчәлеге шул чор әдәби барышы контекстында ачыклана. Бу мәкаләнең яңалыгын һәм актуальлеген билгели. Тикшеренүнең төп максаты – Рәхим Саттарның тормыш һәм иҗат биографиясен өйрәнү, шигъри әсәрләрен киң фәнни әйләнешкә кертү. Мәкаләдә шагыйрьнең биографиясенә, тоткынлыктагы язмышына караган гаиләсе архивында, ТР Милли музее архивында сакланган материаллар, истәлекләр, интервью материаллары файдаланыла. Эзләнүләр нәтиҗәсендә, Рәхим Саттарның сугыш чоры әдәбияты традицияләренә генә таянып калмыйча, поэтик яссылыкта экспериментлар алып баруы ачыклана. Тикшеренүләр барышында шагыйрь әсәрләренең жанр төрлелеге билгеләнә, аның әсәрләрендәге төп мотивлар буларак илгә тугрылыкны раслау, илне сагыну һәм тоткынлык аерып чыгарыла, бу яңарышның лирик герой концепциясе белән янәшәдә баруы төгәлләштерелә. Төп мотивларны җиткерүдә кулланылган образ-детальләр, алымнар бәяләнә, шуның аша Р. Саттар әсәрләренең поэтик хасиятләре дә тәгаенләнә. Туган илгә тугрылыкны раслау темасы Р. Саттарның тоткынлык чоры иҗатында үзәк мотивны тәшкил итә. Бу мотив ант һәм ышаныч образлары, үлем-үлемсезлек төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә булып, шагыйрь шәхесе белән Туган ил арасындагы мөнәсәбәтне ачуда төп чарага әверелә. Тугрылык мотивына мөнәсәбәтле шигырьләрдә ант образы көчле чагылыш таба, туган ил – табигать – туган җир – ана чылбыры кабатлана. Илне сагыну темасы белән сугарылган шигырьләрдә үз / чит каршылыгы үзәктә тора, Туган ил чит җиргә каршы куелып, бу төшенчә төрле образ-сурәтләр ярдәмендә гәүдәләнә. Тоткынлык мотивы алга чыккан шигырьләр фаҗигалелекнең көчле булуы белән характерлана.

 

Төп төшенчәләр: Рәхим Саттар, биография, сугыш чоры татар шигърияте, лирик герой, образ, жанр, мотив, әдәби алым

 

Мәкалә (тулы версия)