Мәдинә Рәшит кызы Саттарова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

m-sattarova@mail.ru.

 

Раилә Мөсәвир кызы Гайфетдинова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

railya.gaifetdinowa@yandex.ru.

 

Мәкаләдә татар һәм казах телләрендә [а] сузык авазының тел-теш һәм кече тел тартыкларыннан соңгы позициядә акустик үзенчәлекләре чагыштырып өйрәнелде. Җанлы сөйләм барышында авазларның төрле үзгәрешләргә дучар булуын истә тотып, аларны билгеләр өчен Speech Analyzer программасы ярдәмендә эксперименталь тикшерү үткәрелде. Чагыштырма анализ ясау нәтиҗәсендә татар һәм казах телләрендә [а] сузыгының акустик билгеләре аның позициясенә һәм басымлы яки басымсыз иҗектә кулланылуына бәйле булуы ачыкланды.

 

Төп төшенчәләр: сузык авазлар, фонетика, татар теле, казах теле, акустик билгеләр, чагыштырма анализ

 

Мәкалә (тулы версия)