Нурия Усман кызы Хәлиуллина,

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты,

Россия, 450000, Уфа ш., Октябрь революциясе ур, 3 а йорт,

nurkha@yandex.ru.

 

Илшат Сәхиятулла улы Насипов,

М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты,

Россия, 450000, Уфа ш., Октябрь революциясе ур, 3 а йорт,

nasipov2021@yandex.ru.

 

Әлеге мәкаләдә төрки тел белемендә тамыр нигезләрне тикшерү белән бәйле төрле юнәлешләргә күзәтү ясала.

Хезмәттә танылган тюркологларның тамыр нигезләрнең төзелешенә, морфологик үзенчәлекләренә, семантик билгеләренә бәйле карашлары барлана. Беренчел тамырлар иң гади, кыска һәм шул ук вакытта мөһим берәмлекләр буларак, тел феноменының үзе кебек үк бик борынгы катламны тәшкил итәләр. Аларны туплау, системалаштыру бүгенге көндә тел тарихын тикшерүнең көнүзәк мәсьәләләренең берсе булып тора.

Фәнни-тикшеренү эшенең нәзари һәм гамәли әһәмияте хезмәтнең төп нәтиҗәләрен тарихи-чагыштырма, этимологик эзләнүләрдә төрки һәм алтай телләрендә тамыр теориясен эшкәртүдә файдалану мөмкинлеге белән билгеләнә.

 

Төп төшенчәләр: төрки телләр, тарихи-чагыштырма тел белеме, тамыр, нигез, реконструкция, этимология, диахрония, синкретизм, система

 

Мәкалә (тулы версия)