Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәшәкатьле вакыт килеп җитте. Бер яктан мәктәп программасын үтәргә, зачетларны, мөстәкыйль эшләрне бирергә кирәк булса, икенче яктан БДИ га әзерләнү өчен репетиторда өстәмә дәресләр дә аласы бар. Моннан тыш Татарстандагы күпчелек укучылар югары уку йортлары мөгаллимнәреннән дә “сабак” алалар.
КФУның Филология һәм сәнгать институты галимнәре исә үзләре дә урыннардагы белем учакларына чыгып, очрашулар уздыра, укытучыларга методик ярдәм күрсәтә, дистанцион дәресләр бирә. “Ачык ишекләр көне” дә үткәрелә. Мисал өчен, 23 нче,
26 нчы һәм 30 март көннәрендә институтның татар, роман-герман филологиясе, сәнгать, рус филологиясе, шулай ук тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар бүлекләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларын көтеп калалар. ФСИның уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, бу чаралар укучылар һәм аларның әти-әниләренең күпсанлы үтенечләре буенча уздырыла һәм “Ачык ишекләр көне” апрель айларында да дәвам иттереләчәк.

 
Сөләйман Нәҗмиев

Источник информации: http://www.magarifat.ru/ru/component/k2/item/392-%E2%80%9Cachyik-ishekl?r%94-k?t?.html