Эльвира Ирфат кызы Сафина,

ТР ФАнең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,

Россия, 420111, Казан ш., К.Маркс ур., 12 нче йорт,

7idillia@mail.ru.

 

Бәяләмәдә филология фәннәре кандидаты О.Н. Галимованың «Балык атамаларының татарча-русча-латинча аңлатмалы сүзлеге»нә анализ ясала. Сүзлектә 1800 дән артык татар ихтионимнарына аңлатмалар китерелгән, терминнарның рус һәм латин телләрендәге гомум кабул ителгән вариантлары бирелгән. Аңлатмалар һәр балыкның семьялыгы, яшәү ареалы, төсе, зурлыгы күрсәтелгән тулы мәгълүматтан гыйбарәт. Өстәмә белешмә буларак, кайбер балыкларның промыселда әһәмияте, аквариумда үстерелү, үрчетү мөмкинлеге, акклиматизацияләнү, саклану статусы да күрсәтелгән. Авторның балык атамаларын күпьеллык фәнни өйрәнү-тикшеренүләренең нәтиҗәсе булган әлеге хезмәт татар телендә кулланыла торган барлык ихтионимнарны системага салып, бер урында туплаган чыганак буларак кыйммәтле. Бәяләмәдә сүзлекнең структурасы, төзелеше турында мәгълүмат һәм сүзлектән мисаллар китерелә.

 

Төп төшенчәләр: ихтионим, лексикография, татар теле сүзлекләре, лексика, терминология, лексикология.

 

Мәкалә (тулы версия)