Анастасия Борисовна Максимова,

«Галеев-Прометей» фонды,

Россия, 420132, Казан ш., Фатих Әмирхан пр., 34 йорт, 301 кв,

amaximova@list.ru.

 

Мәкаләдә «Казандагы (Россия) «Прометей»да синестезияне тикшерү» дип аталган биобиблиографик басма хакында сүз бара. Рецензиядә профессор Булат Галиев (1940 – 2009) җитәкчелегендә синестезия феноменын өйрәнү тарихы турындагы материал кыскача системага салып бирелә. Басманы төзүчеләр тарафыннан үткәрелгән библиографик анализның планлаштырылган тикшеренү лабораториясен төзү юлында мөһим бер адым булачагы дәлилләнә. Яңа технологик платформада «прометейчыларның» күпьяклы фәнни мирасы хаклы рәвештә дөньякүләм синестетик контекстның бер өлешенә әйләнәчәк.

 

Төп төшенчәләр: Булат Галиев, “Прометей” конструкторлык бюросы, Казан, синестезия, биобиблиографик басма.

 

Мәкалә (тулы версия)