Гөлшат Хәбулла кызы Галимуллина,

ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур., 56 нчы йорт,

kirbi2@mail.ru.

 

Алсу Булат кызы Насыйбуллина,

ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты,

Россия, 420015, Казан ш., Пушкин ур., 56 нчы йорт,

bulat.alsu1971@yandex.ru.

 

Мәкаләдә Татарстан Республикасы «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) телеканалында татар театр сәнгатенең 100 еллыгына багышланган «Яшәсен театр!» телевизион мәгърифәтчелек тапшыруының барлыкка килү тарихы тикшерелә; эчтәлек потенциалын чагылдыра торган архив материалы системалаштырыла. «Яшәсен театр!» тапшырулары циклының ТНВга мәдәни-агарту функциясен тулы күләмдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирүе дәлилләнә. Видеоархивны анализлау барышында заставкаларны бирүдә охшашлык күзгә ташлана, бу һәр тапшыруны тамашачы истә калдырырлык итә. Тапшыруларның күбесенә ТНВ видеотекасы фондындагы спектакльләрдән өзекләр кертелә, архив материаллары күрсәтелә, болар һәммәсе театр тарихындагы теге яки бу чор турында сизелерлек күзаллау тудырырга мөмкинлек бирә. Интервью һәм әңгәмә жанры тележурналист Г.Х. Зиннәтуллинага әзерлекле һәм әзерлекле булмаган тамашачылар арасындагы дистанцияне кыскартырга мөмкинлек тудыра. Тапшыруны алып баручы театр дөньясындагы мөһим вакыйгалар турында хәбәр итеп кенә калмый, ә үз карашын басым ясамыйча гына тәкъдим итеп, анализ ясый, бу исә мәгърифәтчелек мәгълүматын киң аудиториягә җиткерергә ярдәм итә. Галимнәр, музей хезмәткәрләре, артистлар, режиссерлар, журналистларның иҗади тандемы тапшырулар циклын сыйфатлы итеп, телевизор караучыларда тотрыклы кызыксыну барлыкка китерә.

 

Төп төшенчәләр: Татарстан Республикасы, «Яшәсен театр!» тапшырулары циклы, төбәк телевидениесе, телевизион тапшырулар, «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясе, Илшат Юныс улы Әминов, Гөлнара Хәбулла кызы Зиннәтуллина, Заһирә Бари кызы Куртаева, Рафэль Рәфкать улы Гәрәев.

 

Мәкалә (тулы версия)