Денис Николаевич Денисов,

Оренбург дәүләт университеты,

Россия, 460018, Оренбург ш., Җиңү пр., 13 нче йорт,

dingez56@mail.ru.

 

Айдар Юрий улы Хәбетдинов,

Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы,

Россия, 420088, Казан ш., 2 нче Азино ур., 7 нче А йорт,

аihabutdinov@mail.ru.

 

Мәкалә Троицк һәм Чиләбедәге мөселман шәһәр җәмгыятьләре иҗтимагый тормышының үсешен өйрәнүгә багышланган. ХIХ – ХХ йөзләр чигендә һәм ХХ гасыр башында иҗтимагый үзоешуның нигезен мәчет һәм мәдрәсәләр, хәйрия җәмгыятьләре, типографияләр, вакытлы матбугат басмалары, мәдрәсә һәм мәктәпләр тәшкил итүе дәлилләнә. 1917 нче елның февраленә кадәрге чорда татарларның иҗтимагый хәрәкәте нигезен хәйрия җәмгыятьләре алып торса, февральдән соң – мөселман комитетлары һәм бюролары, ә 1917 нче елның июлендә булган II Бөтенроссия мөселман съездыннан соң – Милли Шура, ягъни халыкның мәгариф, хәйриячелек, дин өлкәсендәге ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән органнар тәшкил итә. Комитет һәм бюролар буржуазия, дин әһелләре һәм укытучы вәкилләреннән формалаша, шуңа күрә 1917 нче елның июлендә Милли идарә милли-мәдәни автономиясе хөкүмәте составында өч министрлык төзелә һәм алар буржуазия (Кече Нәзарәт), руханилар (Диния Нәзарәте) һәм укытучылар (Мәгариф Нәзарәте) мәнфәгатьләрен чагылдыра. Мәкаләдә әлеге органнар эшчәнлегенең Троицк һәм Чиләбе мисалында бу шәһәрләр төзелү һәм аларда мөселман җәмгыятьләре оешудан алып, 1919 нчы ел ахырында совет режимына тулысынча күчүенә кадәрге үсешен чагылдырган фактологик материал системага салып бирелә.

 

Төп төшенчәләр: татарлар, мөселман җәмгыяте, Троицк, Чиләбе.

 

Мәкалә (тулы версия)