Нурфия Марс кызы Юсупова,

Казан федераль университеты,

Россия, 420008, Казан ш., Кремль ур., 18 нче йорт,

faikovich@mail.ru.

 

Мәкалә, соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләр мисалында, хәзерге татар поэзиясенең үсеш-үзгәреш тенденцияләрен ачыклауга, традицияләр һәм яңарыш юлларын билгеләүгә йөз тотып язылган. Герменевтик якын килеп, күп әсәрләр беренче тапкыр фәнни нигездә анализлана, аерым әдипләрнең, әсәрләрнең әдәби барыштагы урыны, алып килгән яңалыгы төгәлләштерелә, поэзиядә барган үзгәрешләрнең нигезләре, яңалыкларның формалашу үзенчәлеге билгеләнә. Бу мәкаләнең яңалыгын һәм актуальлеген билгели. Тикшеренүнең төп максаты – хәзерге татар шигъриятендәге төп тенденцияләрне аерып кую, иҗат юнәлеше, жанр парадигмасы, тематик-проблематик, поэтик эзләнүләрдә традицияләрнең дәвам ителешен һәм яңарыш юлларын билгеләү, шәхес концепциясенең үзгәреш нигезләрен ачыклау. Эзләнүләр нәтиҗәсендә XXI гасыр башы шигъриятендә барган үзгәрешләрнең, эчтәлек ягыннан бигрәк, форма һәм шәхес концепциясе бирелешендә көчле булып, төп магистраль юлны саклаган хәлдә, шигъриятне өр-яңа үсеш сукмакларына алып чыгуы билгеләнә. Реалистик әсәрләрдә тәнкыйди башлангычның көчәюе, милли тематиканың активлыгы, гражданлык позициясенең иҗтимагый фәлсәфә белән баюы, әлеге яңарышның лирик герой концепциясе белән янәшәдә баруы ачыклана. Тәнкыйди бәяне җиткерүдә өч әдәби алым – яшерен эчтәлек, демифологизация һәм интертекстуальлек аерып чыгарыла. Постреализмның гражданлык позициясен фәлсәфилек белән тирәнәйтүе аша татар поэзиясенә жанр, форма яңалыклары алып килүе, лирик герой концепциясен үзгәртүе билгеләнә. Постмодернистик эзләнүләрнең тәртипсез тормышта яктылык тапмаган лирик геройдан башланып китеп, дөньяны, яшәешне катлаулы бербөтен, театраль тамаша итеп сурәтләргә омтылу, җемелдәү эстетикасы (мотивларның җемелдәп алуы), күпъяклылык һәм фрагментарлык, ассоциативлык күренешләре аша чагылыш табуы дәлилләнә. Романтик әсәрләрдә фәлсәфи гомумиләштерүләр, яшәү мәгънәсенә, яшәү кыйммәтенә мөнәсәбәтле уйлануларның, дини мотивларның көчле булуы, фәлсәфи лириканың активлашуы, эстетик функциянең көчәюе, шәхес концепциясенең үзгәреше ачыклана.

 

Төп төшенчәләр: хәзерге татар шигърияте, лирик герой концепциясе, образ, жанр, иҗат юнәлеше, әдәби алым.

 

Мәкалә (тулы версия)